Cосиска ашарга утыралар, а аның эчендә…

-- Лэйсирэ

Уфада яшәүче Майоровлар гаиләсе шәһәрдәге бер супермаркетта «Уфимочка» компаниясенең ит ризыгын сатып алган. Ашап утырган вакытта шприц энәсенең пластмасса башы тешкә килеп тигән…

Уфалылар, бу сәер дә, хәвефле дә табышны видеога төшереп, «Вся Уфа» телекомпаниясенә юллаган. «Төргәк бозылмаган. Без энәне тапканнан соң, моны кат-кат тикшердек. Шуңа күрә энәне төргәккә кемдер махсус салган дип уйларга мөмкин дә түгел. Аны күргәч, безгә шок булды. Бу энәнең инфекцияле, йогышлы булуы мөмкин бит!» — ди Ольга Майорова.

Алар әлеге күңелсез очрак турында «Роспотребнадзор»га да хәбәр иткән. Ә инде әлеге соскискаларны җитештерүче компания вәкиле телевидение корреспондентларына гаилә әгъзаларының энәне үзләре куярга, яки моның көндәшләр эше булырга мөмкин булуы дигән фикер әйткән.

Компания, әлегә эчке тикшерүләр үткәрергә сәбәп юк, дигән фикердә.

Фото: «Башинформ»

Кызыл таң

Бәйле