«Тыкрыкта 500 сум акча таптым, шуннан соң тормышымда кара полоса башланды»

-- Лэйсирэ

«18гә 7 метрлы зур агач йортымнан шушы таш калага, уч төбе хәтле генә тулай торак бүлмәсенә килеп утырырмын дип күз алдыма да китермәгән идем», – дип башлады сүзен Нурия апа Хәбибрахманова. Тик ут синнән сорап тормый шул – ялмый да ала. Уттан йортың да, малың да калмый.

2012нче елның 7нче декабрендә Арча районы, Айван авылында яшәүче Нурия апа Хәбибрахманованың өе яна. Алты ел үтсә дә, әлеге вакыйга турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый ул. Ут йортыннан гына мәхрүм итеп калмаган, йөрәгенә дә мәңгелек яра салган шул аның.

Нурия апа ул көнне яхшы хәтерли. Менә ниләр сөйләде ул: «Ирем үлгәннән соң, мин авылдагы йортта бер үзем яшәп калдым. Улым белән киленем Казанда яшиләр, мин атна саен диярлек аларга барып, кечкенә оныгымны карашам. Әле дә хәтерлим: җомга көн иде. Балалар кайтмасмы икән, дип, тәрәзәгә күз салгалап йөрдем-йөрдем дә коймак пешереп чәй эчәргә булдым. Коймагымны пешердем, телевизор каршына алып кереп чәй эчтем. Берзаман төтен исе килә башлады. Нәрсә булыр бу, дип кухняга йөгереп чыксам, андагы пәрдәләрне ут чорнап алган. Мин нәрсә эшләргә, кая барып бәрелергә белми торган арада ут идәндәге келәмгә төште. Өйгә су да кергән бит инде югыйсә, кранны гына ачасы да утка сибәсе – юк, башым эшләмәде, зиһенем томаланды. Үзем дә аңламастан ут капкан келәмне өстери башладым. Янәсе аны тышка чыгарып атам да ут бетә. Аны өстерәгәндә үземнең дә күлмәгемә ут капты, тәнем пеште. Шуннан бернәрсәне дә алмый урамга чыгып йөгерәм. Күршеләргә шакыйм – ачмыйлар. Кичке як иде бит, телевизор карап утырып, ишетмәгәннәрдер инде. Күрше малае кайтып килә иде, тизрәк аның каршына йөгердем. Ул янгын сүндерү хезмәтен чакыртты. Алар килгәндә өйнең ярты ягы янып беткән иде инде. Күршедәге өйләргә дә капмасын дип, аларны гына сакладылар. Мин шуннан соң аңымны югалтып егылганмын, больницада гына аңыма килдем».

Шул ук төнне Казаннан малае кайтып җитә Нурия апаның. Тик аның кайтуы гына өйне торгыза алмый шул инде: агачтан эшләнгән каралты-кураның күпчелек өлеше янып беткән була. Өй эчендәге бөтен кием (Нурия апаның Казанда яшәүче улы, килене һәм кечкенә оныгының да киемнәре шунда була), азмы-күпме җыелган акча – барысы да янып көлгә әйләнә.

Тикшерүчеләр «янгынның газдан чыккан булуы ихтимал» дип язып бирәләр. Бу версияне үзе дә кире какмый Нурия апа. Әллә соң газ янында торган чүпрәкләргә очкын төшеп, шуннан дөрләп киттеме икән, ди. Форточкаңнан ут ташламадылармы икән, дип әйтүчеләр дә бар икән. Хәзер инде сәбәпләрен фаразларга соң. Йорт алты ел элек үк янган. Хәбибрахмановлар гына шуннан соң һаман да аякка басып китә алмыйлар әле. Ичмасам йортлары да иминиятләштерелмәгән булган.

Кешеләрдән ярдәм сорамаган түгел Нурия апа – сораган. «Кая гына бармадым, кемгә генә кермәдем. Райондагы зур оешмаларның барысын да йөреп чыктым. Кемдер – бер мең, кемдер – өч мең бирде, күбесе «акча юк» дип кире борды, берәү хәтта «ничек оялмыйча сорап йөрисең» дип куып та чыгарган. Арча районының ул вакыттагы башлыгы Алмас Нәзиров 20 мең сум акча биргән. Ул акчага Хәйретдиновлар кышкы киемнәр алганнар. Бөтен киемнәре дә янып беткән булган бит.

Хәзер Нурия апа улы, килене һәм 2нче класста укучы оныгы белән тулай торак бүлмәсендә яши. Булдык без ул бүлмәдә. Ике диван, телевизор, бер шкаф, бер өстәл һәм бер суыткыч – бетте, башка нәрсә юк. Булса да сыймас иде – бүлмә бик кечкенә. «Моны 8 меңгә «снимать» итеп торабыз. Монда суыткыч белән вентилятор гына безнеке, калган бөтен нәрсә хуҗа хатынныкы», – ди Нурия апа. Улы заводта, килене кибеттә эшли икән. Үзе икенче төркем инвалид. Өч тапкыр инфаркт кичергән, өченчесе йорты янгач булган да инде.

Бер тарих сөйләде Нурия апа. «Мин бик бәхетле яшәдем. И-и, Нурия, бәхетле син, ирең әйбәт, балаларың тәртипле, диләр иде. Әллә күз тиде шунда, әллә нәрсә… Бервакыт тыкрыкта 500 сум акча таптым. Балаларның машина кредитын түләргә булса да ярап куяр, дип, сөенә-сөенә алдым ул акчаны. Соңыннан улым, ник алдың, дип ачуланды инде. Үзем дә юләр: 500 тәңкә белән кредит түләп буламы инде, йә?! Тик алган идем шул инде. Әллә ул акча сихерләп ташланган булды шунда – шуны алганнан соң, тормышымда кара полоса башланды»…

Елый Нурия апа. 69 яшендә таш кала эчендә кайнарга, «кайчан куып чыгарырлар икән» дип куркып, кеше почмагында яшәргә түгел, авылга кайтып, кечкенә генә булса да үз йортында көн күрергә тели ул. Ичмасам кечерәк кенә дача алырлык булса да акча җыеп булмасмы икән, ди. Аның каравы үзенеке булыр иде. Бар өмете – мәрхәмәтле кешеләрдә. Миллионнар да, йөз-дистә меңнәр дә көтми, тиенләп тамса да җыелыр иде, ди.

Ярдәм итәргә теләге булганнар өчен Нурия апаның телефон номерын күрсәтәбез: 8960 043 59 43. Үзе белән шалтыратып сөйләшергә мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий