Фаҗига 12 август «Ижау – Сарапул» трассасында килеп чыга, дип яза «Вести КАМАЗа». Юлда 5 машина: «Chevrolet Viva», «Лада Гранта», «Skoda Rapid», «Chevrolet Aveo» һәм «ВАЗ-21103» бәрелешә.
Нәтиҗәдә Әгерҗедән булган «Лада Гранта» йөртүчесе һәм аның 45 яшьлек пассажиры урында ук һәлак була.
Якыннары сүзләренә караганда, ирле-хатынлы пар моннан бер ай элек кенә өр-яңа машина сатып алган. Фаҗига буласы көнне алар яңа машина алу хөрмәтенә туганнарын җыеп бәйрәм итәргә уйлыйлар. Шул сәбәпле Ижауга барып продуктлар төяп кайтулары була.
Хәзер юл һәлакәтенең сәбәпләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклый.
Фото: ИГГС.