Татарстанның иң шәп «автоледие» билгеле

-- Лэйсирэ

Уңга карасаң да, сулга карасаң да, руль артында хатын-кыз утыра хәзер. Шуларны күрүгә үк ачулана башлаган ир-атлар моңарчы хаксыз тоела иде. Ике көн элек “Автоледи” бәйгесенә баргач, карашым үзгәрде. Машина йөртү өчен, ир-ат холкы, ир-ат мантыйгы кирәк икән дигән фикергә килдем.

“Автоледи” дип аталган бәй­гедә тәмам шомарган, күне­гүләрне бер хатасыз эшли торган хатын-кызларны күрермен дип уйлаган идем, ялгышканмын. Ә бит республика бәйгесе үз чиратында районнарда мәртәбәле урыннар алган ханымнар һәм туташларны җыя. Бу бәйгенең үткәрелүенә дә быел 19 ел булган. Бу юлы да 45 район һәм шәһәрдән илле автоледи көч сынашты. Барлык биремнәрне хатасыз башкарган хатын-кыз­лар­ның саны дистәгә дә тулмады. Кемдер ашыга, икенчесе бөтен­ләй карап та тормый, өченчесе буталып китә, хискә бирелүчеләр дә шактый күп. Автоледиларның бертавыштан: “Каушата”, – дию­ләрендә дә хаклык бардыр. Бәй­гедә күнегү­ләрне хатасыз ясауга гына түгел, вакытка да карыйлар. Арада “тимер ат”ны бик җиңел иярләү­челәр, шома итеп үтәп чыгучылар да бар. Буадан Фәния Сәлә­хиева дистанцияне бер хатасыз үтте. Арчадан килгән автоледи да шундый яхшы үрнәк күрсәтте. Кемдер бер үк дистанцияне 3 минуттан артык үтсә, чын осталар биремне тизрәк үти. Арада бер-ике “шумахербикә” дә килеп чыкты. Аларга карап, болар юлда ничек йөри икән, дип аптырап куйганыңны сизми дә каласың.

Осталык өчен тәҗрибә кирәк. Яңарак кына укып чыкканнарның бер өстенлеге бар: алар кагыйдәләрне әйбәтрәк белә. Яхшы гына машина йөртүчеләр дә бу турны үтә алмауларын белдерде. Бәйгедә бер ай элек кенә таныклык алганнар да, берничә ел “тимер ат” иярләгәннәре дә бар. Ә Сабадан килгән Гөлия Саматова карынындагы 7 айлык сабые белән катнашты бу ярышта, республика бәйгесендә дә икенче ел рәттән чыгыш ясый икән. Татарстан буенча ЮХИДИ ида­рәсе белгече Рушан Шакиров әйтүенчә, баннерлар һәм социаль роликларга да быел игълан ителгән бәйге “Автоледи”ның бер этабы булып тора икән. Җиңүчеләрнең эшләре интернетта таралачак.

Бәйгеләрдә теләгән һәркем катнаша ала. Әзерлек тә төрлечә. Мәсәлән, ярышларга килгәнче кайбер кызлар күнегүләрне бер генә тапкыр да кабатлап карамаган. “Ә тормышта бит бөтенләй башкача, трассада үзебезне башкача хис итәбез. Бүген иртәнге сәгать икедә торып килгән кеше без, балаларга Казан да күрсәтәсе һәм әйләнеп тә кайтасы бар”, – диделәр Ютазы һәм Баулы автоледилары.

Бу көннәрдә бер танышым таныклык алу өчен имтихан тапшырып йөрде. Кагыйдәләрне яңа гына өйрәнгән кеше буларак, тиз генә, бик дөрес һәм хатасыз тапшырды. Ә менә “практика”ны тапшыру җиңел булмады, чөнки аның машина йөртерлек осталыгы чамалы гына булып чыкты.

Киләчәктә машина йөртү буенча дәресләрне башлангыч сыйныфларда ук кертергә җые­налар дигән хәбәр колакка чалынган иде. Зыяны булмас иде. Ике ай укып, берничә тапкыр машина йөртеп кенә, таныклык алып булмый. Моның өчен йә машинаның йөрәген тоючы ир-ат характеры, йә бик сәләтле булу кирәк.

Рамил Хәйруллин, Россия автомобиль ияләре феде­ра­ция­сенең Татарстандагы вәкиле:

– Хатын-кызлар ир-атлардан куркынычрак йөри, дип әйтмәс идем. Әмма гүзәл затларның бер үзенчәлеге бар: алар көтелмәгән хәлләргә ешрак дучар була. Әйтик, хатын-кызлар, сак йөрим дип, никтер сул яктан барырга тырыша. Ә бит уң яктан хәрәкәт итү иминрәк санала. Кирәкмәгән урында тизлекне киметергә мөмкиннәр. Бу исә башкаларның ачуын чыгара. Кайчагында артыгын да кыланалар, әлбәттә. Юл хәрәкәтендә “агым буенча бару” дигән гыйбарә бар. Әнә шуңа иярә белергә кирәк. Хатын-кызларда, бәлки, табигый курку бардыр. Тәҗрибә туплагач, андый нәрсә юкка чыга һәм аларны ир-атлардан аерып та булмый. Дөресен әйткәндә, көчле затлар арасында да төрле кеше очрый. Миңа калса, автомәктәпләрдә барлык кешегә дә, алар юлда куркыныч килеп чыккач, югалып калмасын өчен, психологик тренинг уздыру зыян итмәс иде.

Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан

Бәйле