Пенсия реформасы тирәсендә тартыш дәвам итә. Йомшак кәнәфиләр югарылыгыннан “быдло” булып күренгән массалар, ягъни халык пенсиягә чыгу яшен күтәрү кирәклеген аңларга теләми. Үзен “бөекләр”, “элита” дип санаучылар гыйбадларның бу аңгыралыгын, үз файдасына үзе каршы килүен төшенә алмый.
Бит инде менә болай: пенсия яшен күтәрү белән озаграк яши башлыйсың, спортзалларга чабасың, илнең җыелма командасына ук керә алмасаң да, үз урамыңның ветераннары җыелма командасына керергә тырышасың. Тырышмас идең, гомер буе эшләгәннең әҗерен күрмичә үлеп китәргә туры киләчәк. Менә шушы бик гади һәм элементар мантыйкны аңламау харап итә халыкны: протест митингларына чыга, югарыдагылар белән очрашканда, нәфрәтләнеп уңайсыз сораулар бирә. Депутатлар белән күзгә-күз килгәч: “Мин сезне калган бөтен гомерем буе каргаячакмын”, – дип төкрекләрен чәчә әнә бер пенсия яшенә якынлашып килүче ханым. Халыкны да аңларга була, билгеле. Син буыннар сызлавына һәм шыгырдавына көчкә түзеп эшкә йөр, инде менә финишка килеп җитәм дигәндә генә, болай да песи ялап куярлык кына булган пенсияңне алуны тагын да арткарак күчерсеннәр, сине елга бер мең сумлык индексация белән юатмакчы булсыннар. Ул мең сумга киләчәктә ничә ипи киләсен дә белеп булмый бит әле. Валюталар раллиенда сум егылып калса, индексация акчасына бер ипине дә кисеп кенә бирүләре ихтимал.
Менә шундый киеренкелек һәм ачыргалану шартларында Дәүләт Думасы лидеры Володин Саратов өлкәсе сайлаучыларын, реформага каршы килсәгез, дәүләт пенсиясе бөтенләй бетәргә мөмкин, дип куркытты. Аның сүзләре санаулы минутлар эчендә бөтен илнең мәгълүмат кырын әйләнеп чыкты, яшен булып ялтырады. Болай да үчләнгән, реформа аталарына карата явызланган мескен халыкка шул сүзләр генә җитми иде. Володинча фикер йөртсәк, Пенсия фондындагы тишекне томалау өчен пенсия яшен күтәрергә кирәк, ягъни пенсионерлар санын киметергә. Әмма халык пенсия алу өчен дип үчләнеп озаграк яши башласа, дефицит шул килеш үк калачак бит, ягъни реформаның файдасы булмаячак. Шуңа күрә халыкны спортзалларга куучы реформаторларның сүзләрендә рия билгеләре табыла. Халыкның озын гомерле булуы – Пенсия фонды өчен бик куркыныч сиптом ул. Хәер, әлеге реформаны да шул яшь озынлыгының артуы сәбәпле дип аңлаталар бит. Димәк, халыкка дөресен әйтергә кирәк: озак яшәсәгез, дәүләт пенсиясе бетәчәк, дияргә.
Ә болай дефицитны каплауның һәм дәүләт пенсиясен саклап калуның оптимальрәк юлы да бар-барын. Ил белән идарә итә белмәгән, дөньядагы иң бай туфракта кешечә яшәү шартлары булдыра алмаган реформаторларны отставкага озатырга да, яңача эшләп, урлашмыйча яшәп карарга. Бәлки, шул чакта пенсия яшен саклаган хәлдә дә, картлык акчасын берничә тапкыр арттырырлык маялар табылмасмы?
Мәскәү пенсия реформасына ноктаны әллә кайчан куйды инде. Әле закон кабул ителмәгән, Пенсия фондында 2019 елда яше тулучыларны пенсия алырга әзерләүдән туктадылар, ишекне тышкы яктан ябарга әмер бирәләр. Димәк, эш тә юк, сәламәтлек тә, дип күңел төшереп утырмаска. Кредитка абонентлар сатып алырга да буш торган спортзалларга ябырылырга. Кайчан да булса бер пенсия яшенә килеп җитә алсак, түләрбез әле спортзал бәясен
Рәшит Фәтхрахманов, Ватаным Татарстан