Сөйли белсәң – сүз, сөйли белмәсәң – күз булган бу. Татар эстрадасындагы хәлләрне әйтәм. Әллә нинди гайбәт оясын хәтерләтә башлады сәхнә мөнбәребез. Бер-берсе турында яман сүзләр әйтешәләр, җыр бүлешәләр. Теге яки бу җырга кагылмагыз дигән сүзләр соңгы вакытта бигрәк еш ишетелә башлады. Хәтта ки классик җырларның да хуҗалары табылды.
Аларның рөхсәтеннән башка җырладым юк, имеш. Бигрәк тә Филүс Каһировка эләгә инде. Аңа йә бер җырны, йә икенчесен җырларга ярамый. Хәзер әнә Зөһрә Сәхәбиева үпкәләгән. Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановны да пошаманга салган икән күренеш. Мөхтәрәм артистларыбыз бер-берсе белән төрткәләшеп, тарткалашып, милләтебезнең абруен төшерә дип борчыла ул:
– Мәсәлән, “Сорнай моңы” дигән җырны миннән соң күпме җырладылар. Ансамбль әле дә башкара. Җырласыннар! Репертуарымдагы җырларны әле дә җырчыларга өйрәтәм. Тик бер шарт белән. Миннән дә яхшырак җырлагыз, дим. Бәс, җыр – җырлар өчен иҗат ителгән әсәр ич ул, нишләп аңа йозак салалар?! Мин моны гайбәт дип атыйм. Мәскәүдән килгән ямьсез чир бу. Моңа иярсәк, үз-үзебезне тәмам пычратып бетерәчәкбез. Өлкән яшьтәге җырчыларның, сүз чыгарып, үзләренең исәнлекләрен белгертүе түгелме, дип тә уйлыйм әле мин аны. Бит алардан бүген мондый сүзне түгел, аксакал сүзен көтәләр. Милләтебез исән калырмы, юкмы, телебезне ничек якларга – шушылар турында фикер алышсак иде.
Шамил абый шулай диде дә китеп барды. Аның сүзләре исә Барый Алибасовны искә төшерде. Теге вакытта үзен гастарбайтер дип атаган Мәскәү шовинистларына тарихтан сабак укытты танылган продюсер. “Төрле катлау шовинистларының исләренә төшерәм: Мәскәү нәкъ менә татарлар аркасында башкала булып киткән. Нәкъ менә татар ханы Үзбәк 1325 елда Иван Калитага Мәскәү кенәзлеге белән идарә итәргә ярлык һәм барлык җирләрдән татарларга ясак җыярга 50 мең кешелек гаскәр биргән. Бу ясак нибары 10 процентны гына тәшкил иткәнгә, аны дисәтинә дип атаганнар да инде. Бу – хәзерге дәүләтләрнең теләсә кайсының салымыннан әллә күпмегә кимрәк. Өстәвенә Урда урыс кенәзлекләре чикләрен саклауны да үз өстенә алган. Һәм Иван Калитаның татарларга тугрылыгы аркасында Мәскәү урыс җирләренең үзәгенә әверелгән. Шушы Иван Калита башкаланың беренче гастарбайтеры булган да инде. Ул бит – татарлардан яхшы гына эш алган кеше. Тагын бер гастарбайтер – Александр Невский. Анысы Мәскәү белән идарә итү ярлыгын Батыйдан алган һәм хужасы өчен викинглар белән аяусыз сугышкан. Әлеге батырлыгы өчен Батый Александрны хәтта уллыкка ала”, – диде ул.
Филүс исә бу сүзләрне күпертмәү ягында. Аның матбугат чараларына мондый бәхәсләрне ясалма оештырмасыннар иде дигән үтенече дә бар:
– Минем бу теманы артык күпертәсем килми. Чөнки мондый сүз, үпкәләш, рәнҗеш безнең файдага түгел. Бигрәк тә бу заманда. Элек бит җырларны бөтенесе җырлаган. Мисалга “Китмә, сандугач” җырын алыйк. Рөстәм Яхин көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре дип язып куябыз да, җәя эчендә Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев һәм башкалар репертуарыннан дип язарга тиеш буламмыни хәзер? Миңа калса, бу бик мөһим мәсьәлә түгел. Шулай да концертларда мин җырның кемнең репертуарыннан җырлавымны, кемнән өйрәнгәнемне һәрвакыт әйтеп китәм. Чөнки Хәйдәр абыйны да, Илһам абыйны да укытучыларым дип саныйм. Чөнки аларны тыңлап өйрәндем. Миңа калса, миннән башка да кемнәрдер аларның җырларын җырлый икән, моңа шатлану кирәк. Чөнки җыр башкарылганда гына озын гомерле, авторлары бәхетле була. Җырны сандыкта саклап булмый. Классик әсәрләр, халык, ретро җырлар – татар сәнгатенең байлыгы ул. Аларны башкару кирәк дип саныйм.
Үз милләтең белән горурлану җитми безгә. Горур булсак, бер-беребезгә үпкәләшеп ятар идекмени? Мәскәү татары Барый Алибасовтан үрнәк алыйк ичмасам. Юкса бөтенләй вагайдык.
Гөлинә Гыймадова. Ватаным Татарстан