Анасына терәк буласы урынга, күз көеге булып яши

-- Лэйсирэ

Роза балаларын бик интектереп кенә үстерде. Безнең күршеләр алар, шуңа да барыбыз да бер-беребезнең тормышын белеп яшибез. Розаның яшьли бәхете булмады аның. Башта ирдән уңмады, хәзер менә малае рәтсез булып яшәп ята. Кызы ярыйсы инде болай, әйбәт кенә кияүгә чыкты.

Әнисенә иптәш булырдай хатын. Ә менә малае көн туса хәсрәткә сала торган бәндә аның. Анда күбрәк атасы каныдыр инде, атасы шулай җүнсез иде. Роза гомер буе этләнде ул ир белән. Тегесе эчеп газаплады, тавышлана торган иде. Стена аша гына яшәгәч, ишетелә. Инде ярый үлеп китте ул.

Алай дип әйтүе дә гөнаһадыр инде, әмма ул ирдән соң бөтен күрше-тирә тынычлап калдык без. Тавыш-гаугасы да озакка китсә, башка каба иде. Әмма уты, газы бар бит әле аның. Гел генә өйдә тормыйсың. Ирен саклап Роза да гел генә өйдә тора алмый иде бит. Бар да эштә. Атасына алмашка улы үсеп җитте менә.

Роза аны үз авызыннан өзеп ашатып үстерде. Бакчада җәй буе дүртаяклап абаланып йөреп яшелчәсен, җимешен үстерде. Үзе рәтләп тә ашамыйча, тизрәк сатарга тырыша иде. Аның виктория җиләкләре гомергә күп булды. Чиләк-чиләк барыбыз да аннан сатып ала торган идек. Акчаны шул малайга дип тотты күбесенчә. Кызы ул чакта үсеп, чыгып киткән иде инде.

Малайның бәрәңге бакчасына чыкканы да булмады аның. Агулыйсы булса да Роза йөрде, утыртасы, аласы булса да, үзе генә чыкты. Малай ниндидер сәбәп белән йә өйдән чыгып китә торган булды. Чыкса да, эшләр-эшләмәс торып, тизрәк китү ягында иде. Хәзер аларга карыйм да, малайларны үстергәндә чыбыркыны кызганасы түгел икән дим.

Чыбыркы белән кыйнарга кирәк димим, каты булырга кирәктән шулай дип әйтәм. Роза пенсиядә инде хәзер. Туган авылында йорт та буш тора. Бертуган апасы да шунда, гел чакыра аны. Кайт, бергә-бергә яшәрбез, ди. Розаның бик тә кайтасы килә, әмма малае тота шул монда. Роза аны калдырып та китә алмый, чөнки үзе генә яши торган кеше түгел ул. Атна дигәндә фатирны эчеп, теләсә кем тутырып, пычракка батырачак. Ә әнисе белән авылга кайтмый да кайтмый инде ул.

Картаймыш анасына терәк буласы урынга, күз көеге булып яши шулай. Үз баласы бит, Роза аны урамга да куып чыгара алмый инде. “Каян шулай кисәк бозылып киткәндер, үскәндә әйбәт, тырыш бала иде бит ул”, – дип гел сөйли аны безгә Роза. Безнең күз каршында үсте инде, күршеләр бит. Башкалардан аерылып тормады да бит үскәндә, ә үсеп җиткәч менә нишләде. Анасына да тынычлык юк, безгә дә.

Диләрә апагыз, Буа

vk.com/beznen_avil

Бәйле