Синоптиклар сентябрьнең аномаль булачагын фаразлый

-- Лэйсирэ

Татарстанны аномаль җылы сентябрь көтә. Температура нормадан югары булачак. Айның беренче яртысы җәйнең дәвамы кебек була, дип хәбәр итә КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

«Россия Гидрометцентры фаразлавы буенча, уртача айлык температура 13 градус булачак. Кайбер районнарда корылык та сакланачак», дип билгеләп үтә галим.

Аның сүзләренчә, быел августта температура шулай ук нормадан 3 градуска җылырак килгән.  Бу тенденция сакланачак, дип яза РБК сайты. Көзнең беренче аеның беренче атнасында 18-20 градус җылы һава торышы сакланачак.

Гомумән, Юрий Переведенцев 2018 елны дөньякүләм 160 еллык күзәтүләр тарихында иң җылысы булган дип саный. «Глобаль җылыту дәвам итә», ди эксперт.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле