Түбән Камада качкан страусны куып йөриләр [видео]

-- Лэйсирэ

Бүген социаль челтәрләрдә кызыклы видео таралды. Анда Түбән Камада страусны куып тотарга тырышулары сурәтләнгән. Экзотик кош шәһәрнең сәүдә базасындагы зоопарктан качкан дип фаразлана. Ләкин әлегә рәсми комментарийлар юк, дип яза Казанскийрепортер сайты.

Әлеге вакыйганың шаһитлары сүзләренә карагында, страусны Вокзальная урамында берничә ир-ат ярдәмендә тота алганнар.

«Түбән Камада гадәти көн: урам буйлам страуслар чабып йөри — берәүләр куркышып, икенчеләре шул кошны тотарга теләп йөгерешә», дип язалар интернетта.

Бәйле