«Дәү әни дип әйт, кызым, әни түгел мин сиңа!» [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Сөмбелә алга йөгереп китә дә, борылып туктап тора, дәү әнисенә дәшеп ала. Кешеләр бер балага, бер Рәхиләгә аптырап карап үтә.

– Дәү әни дип әйт миңа, кызым, әни түгел бит мин сиңа! Әниең өйдә калды. – Рәхилә, чүгәләп утырып, оныгының пәлтәсен, шарфын рәтли, шул арада бит очыннан “чуп” итеп үбеп тә ала.

Кызчык чырык-чырык көлеп үзенекен кабатлый:

– Әни син, әни! – Үзе нәни йомшак куллары белән дәү әнисенең муеныннан коча.

Сөмбеләне бакчага дәү әнисе илтә, дәү әнисе алып кайта. Бүтән балаларны – әниләре, бик әзләрен генә әтиләре китерә. Бер Сөмбелә генә үзенекенә “дәү әни” дип дәшеп тормас бит инде! Бакчадан кайткач, күп вакыт йокларга да аның янында кала, моңа әнисе дә бик риза, эшеннән арып кайта шул.

Рәхилә килененә карый да, шакката – бу яшьтә ничек арыдым дип әйтмәк кирәк! Ул аның яшендә чактамы! Улын бакчага илткән, бер автобустан икенчесенә күчеп утыра-утыра эшенә йөгергән.

Кайтышлый кибеттә чират торган, аннары баланы йөгереп барып алган, ире эштән кайтышка ашарына өлгерткән. Ял көннәрендә керен юган, өен җыештырган, мич ашлары да өлгерткән.

Ә бүгенгеләр… Машина белән эшкә йөриләр, утырып тора торган җирдә эшлиләр. Кичен кайтып керәләр дә, “уф, арыдым” дип сузылып яталар. Нәрсә инде бу, йә?!

Бүген ял көне, Рәхилә төш авышу белән Маратларына юл тотты:

– Булды, кызым, әйдә, кайтыйк, әниләрең көтәдер, – Рәхилә оныгының кулыннан алды, тегесе сөйрәлеп кенә атлады.

Ишекне үз ачкычы белән ачты – аларның домофонга килүен көтсәң… Бер-берсенә салынып тик утыралар.

Әйе, бар да нәкъ ул уйлаганча булып чыкты. Мараты диванга кырын төшкән – телевизор карый. Килен, аягын урындыкта бөкләп утырып, компьютерына кадалган. Бер почмакта юып киптерелгән кер өеме – түшәмгә җитә язган. Үтүкләнмәгән килеш атна буе тора бугай инде.

Рәхилә кухняга узды. Суыткычны ачты – урыс әйтмешли, “шаром покати”! Чәйнекне тотып карады – салкын. Әллә әбәт тә ашамаганнар инде? Түзмәде, зал ягына башын тыгып, улын дәшеп кертте.

– Нәрсә инде бу, йә?!

Марат иңнәрен сикертте. Ни турында сөйләвеңне аңламыйм, янәсе…

– Бүген дә мин пешергәнне көтәме әллә хатының? Нинди ир соң син?! Өйләнеп чыгып киткәнче бер тапкыр ач калдырганым булдымы үзеңне?..

– Әни! Ач түгел без…

– Ни генә эшләдегез соң бүген?!

– Ял көнендә ял итәбез без, әни!

Рәхилә аңа күтәрелеп карады. Күзләре яшь белән тулды:

– Балакаем… Нинди хатынга тап булдың, ә…

Ул аны кочаклап алмакчы булды. Тегесе читкә тайпылды да, багана шикелле басып тора бирде.

– И-и-и… Рәхмәт әйтә белсәгез иде ичмасам! Алсыз-ялсыз сез дип чабам… Балагызны карыйм…

– Ял итәргә кирәк сиңа, әни. Театрга бар, дусларың белән аралаш. Берәр санаторийга барып кайт… Бездән дә ял ит… – Марат “без дә ял итәрбез” дип өстәмәкче иде, вакытында тукталып калды.

Рәхилә корт чаккандай сикереп китте. Ни сөйли ул? Гомердә булмаганны…

– Сезне калдырыпмы?! Минсез нишләрсез? Ачтан үләрсез бит! Пычракка батарсыз! Әле тикшереп торып та таманга килә.

Маратның йөзендә көлемсерәү чагылып киткәндәй булды. Әллә Рәхиләгә генә шулай тоелдымы? Бәрәңге чистартырга дип алган пычагын кире куйды. Әй сәнә… Кадереңне белсәләр иде, ичмасам…
Кухнядан каты-каты басып чыгып китте.

– Озатма, утыр утырган җиреңдә. Артыгыз утыргычка ябышып калмасын түлке. – Монысын килененә карап әйтте. Тегесе каш астыннан гына елмайгандай итте.

Ярсыган килеш буш өйгә кайтып утырасы килмәде Рәхиләнең, ахирәт дустына кереп чыгарга булды. Ул, ичмасам, тыңлый, юата белә. Бу юлы ахирәте, гадәттәгечә, тыныч кына тыңлап утырды да, соңыннан Рәхиләне бөтенләй аптырашта калдырды:

– Аларга бераз керми торасыңмы әллә? Яшәп карасыннар үзләре генә.

Рәхиләнең аптыраудан күзләре маңгаена менде. Ничек кермисең? Нишләрләр алар аннан башка?!

Ахирәте һаман үзенекен сөйли:

– Бүтәннәр әти-әни ярдәменнән башка яши бит әле. Алай туктаусыз кысылып йөреп, балаларыңа да рәхәт түгелдер. Аларның үз тормышлары. Син менә үзеңчә яшисең бит, аларча түгел.

Кысылып?! Алар өчен тырышып йөрү “кысылу” дип аталамыни?! Ахирәтенең балалары чит шәһәрдә яши, елга бер-ике генә күрешәләр. Шуңа аңлый алмый ул аның хәлен.

Рәхиләнең күзләре атылып чыгар чиккә җитте:

– Син менә ничек читкә чыгарып җибәрә алдың балаларыңны? Ничек түзәсеңдер… Ә менә мин түзә алмыйм. Бик яратам шул улымны. Оныгымны да бик яратам, бер көн күрмәсәм шартларга җитешәм…

– Ярат, дустым, ярат… Тик яратуыңнан ут кабып, көлгә әйләнә күрмәсен тормышлары…

Рәхилә әлеге сүзләр хакында соңыннан кат-кат уйланды. Бәлки ахирәте чынлап та хаклыдыр? Бәлки чынлап та артыграк кысыладыр ул балаларының гаиләсенә?

Акчарлак

Бәйле