Татарстанда яшь әти-әниләрнең мә­шә­кате кими

-- Лэйсирэ

Яшь әти-әниләрнең бер мә­шә­кате кимеячәк. Тагын биш елдан сабыйларны балалар бакчасында урын белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча хәл итеп бетермәк­че­ләр. Юк, яңа бакчалар төзү бәрабәренә түгел. Түрәләр мәктәпкәчә яшьтәгеләрне гаиләдә генә тәрбияләргә тәкъ­дим итә. Балалар бакча­ларының кирәге дә калмагае әле!

2024 ел азагына кадәр Рос­сиядә 150 мең бала караучы әзер­ләргә һәм 9 мең “гаиләдәге мәк­тәпкәчә яшьтәгеләр төркем­нә­ре” булдырырга ниятлиләр. Илнең Хез­мәт һәм социаль яклау министрлыгы әнә шундый эчтәлектәге проект әзерләгән. Әйтүләренә караганда, мохтаҗ гаиләләр бала караучы хезмәтеннән бушлай файдалана алачак. Белгечләр әзерләү­гә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 11 миллиард сум акча тотарга ниятлиләр. Шул рәвешле, балалар бакчаларында урын булмауга бәйле кытлыкны тулысынча юкка чыгармакчылар. Яшь әниләр иртәрәк эшкә чыгып, гаиләнең матди хәлен яхшырта алачак, ди­гән федераль проект­ны тәкъдим итүчеләр. Бөтен өмет – хатын-кызларда, ахры.

Бала караучыларны кайда укы­тачаклар? Монысы әлегә билгесез. Ел саен 30 мең белгеч кулына сертификат алачак, дип фаразлана. Моннан тыш, 9 меңгә якын хатын-кызга өйдә бакча ачу өчен грант тапшырырга җыеналар. 2024 елга кадәр аның күләме федераль бюджеттан – 5,8 миллиард, төбәк казнасыннан исә 2,5 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин. Әлеге акча документлар рәсми­ләш­терү һәм өйдәге бүл­мәне җиһазлауга тотылачак, ди. Дөрес, бу әлегә тәгаен расланган проект түгел. Тик башланган эш – беткән эш, ди бит халык.

Гаиләдәге мәктәпкәчә яшьтә­геләр төркеме, гаиләдә укыту кебек үк, канунга каршы килми. Ул мәк­тәпкәчә белем бирүнең бер ысулы булып санала. Мондый төркемнәр­не шәхси йортта яки фатирда оештырырга мөмкин. Әлеге хокук 2 айдан 7 яшькә ка­дәр бер һәм аннан да күбрәк бала тәр­бияләүче, аларны бакчага йөрт­мәүче гаиләләргә бирелә. Тәрбия­че булып гадәттә әни эшли. Бер төркемдә кимендә биш бала булырга тиеш. Аларның саны төркем урнашкан бүлмәнең мәйданыннан чыгып билгеләнә. Мондый төр­кем­нәрне якындагы муниципаль балалар бакчаларына беркетәләр. Дәресләргә һәм саф һавада уйнарга әнә шул бакчага йөрергә мөмкин.

Гаиләдәге мәктәпкәчә яшь­тә­ге­ләр төркемнәрен оештыру мәсь­ә­ләсе тирәсендәге сүзләр соңгы арада республикада да еш ишетелә. Бу атнада узган мәгариф тармагы хезмәткәрләренең шәһәр конфе­рен­циясендә Татарстан мә­гариф һәм фән министры Рафис Борһанов әлеге юнәлешне үс­терергә киңәш итте. “Казанда мондый тәҗрибә бар инде. Башкалада муниципаль балалар бакчалары каршында 12 төркем гамәлдә. Гаилә бакчасы төзү теләген бел­дерүчеләргә яр­дәм күрсәтергә, ишле гаиләләргә әлеге мөмкинлек турында күбрәк сөйләргә кирәк”, – диде министр.

Казанда яшәүче Ландыш Дәү­ләтшина да гаилә бакчасы ачарга тели. “Шәһәр читендә үз йортыбыз белән яшибез. Безнең өч балабыз бар. Күршедә яшәүче туганым ике бала тәрбияли. Ике йорттагы биш баланы бергә кушып, гаилә бакчасы ачарга телим. Алга таба күбрәк сабыйны карап тору теләге дә бар. Тик әлегә документлар артыннан йөрим. Монысы күпкә катлаулырак”, – ди яшь әни. Татарстанда өч яшьтән өлкәнрәк­ләрне балалар бакчасында урын белән тәэмин итү күрсәткече 99 процент (Казанда – 95 процент) тәшкил итә. 2018 –2019 елларда республикада 6 меңнән дә күбрәк урынга исәпләнгән 29 балалар бакчасы төзергә ниятлиләр. Шул исәптән, нәниләр төркемнәрендә 3 меңгә якын урын булачак, дип көтелә.

Ил күләмендә 2021 елга кадәр балалар бакчаларында нәниләр­гә 225 мең урын барлыкка килер­гә тиеш. Шул рәвешле, 2014 елда эшләүче хатын-кызлар арасында мәктәпкәчә яшьтәге бала тәр­бия­ләүчеләр саны хәзерге 66 проценттан 69 процентка җитәчәк, дип фаразлана. Мәктәпкәчә яшь­тәгеләрне бакчада урын белән тәэмин итү мәсьәләсен дәүләт дә­рәҗәсендә хәл итәргә тотынуны илкүләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец та хуплаган. “Россиядә 400 меңгә якын сабый нәниләр төркемнәрендә урын булмау аркасында, бакчага йөри алмый. Шуңа күрә әти-әниләр “соры базар”га мөрәҗә­гать итәргә мәҗбүр. Бала караучыларны дәү­ләт әзерләсә яхшырак, әлбәттә”, – дигән ул. Өстәвенә гаилә төр­кемнәре яңа балалар бакчалары төзүгә киткән чыгымнарны да янда калдырырга булышачак, дигән фикер белдергән ул. Кемгә – нәрсә…

Эльвира Вәлиева, vatantat.ru

Бәйле