Төшләрне кешегә сөйләргә ярыймы?

-- Лэйсирэ

“Багучыга барма, башыңа бәла алма”, – диләр халыкта. Ислам дине дә моңа каршы. Күрәзәчеләргә йөргән кешенең кырык көнгә иманы чыга икән. Ә мөселманнарга төш юрарга ярыймы соң? Ни дисәң дә, алар бит теләсәң, теләмәсәң дә керә һәм ниндидер мәгънәгә ия була. Бу турыда Рамил Юныс белән сөйләштек.

– Төш күрү, аны юрау мөселманнарга хас гамәлме?

– Төш – хак нәрсә. Ул гадәти күренеш түгел, аны дөрес аңларга кирәк. Төш Коръәндә дә, хәдисләрдә дә, риваятьләрдә дә киң урын алган. “Йосыф” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Без аңа төш юрау гыйлемен өйрәттек”, – ди. Йосыф Пәйгамбәргә төш юрау серләре мәгълүм булган. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) дә вахи иңгәнче ачык итеп төшләр күргән. Ибраһимнең (г.с.) улы Исмәгыйльне чалырга дип төшенә керүен дә беләбез.

Төшнең берничә төре бар. Беришләре Аллаһы Тәгаләдән, икенчеләре фәреш­тәләрдән, өченчеләре шайтаннан җи­бәрелә, дүртенчесе кешенең психик халәтенә бәйле була. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшне юрарга кирәкми. Ул һәммә кеше өчен ачык, аңлаешлы итеп керә, куркыныч булмый.

– Андый төш нәрсәне белдерә?

– Киләчәкне дә, бүгенге көнне дә аңлатуы ихтимал. Фәрештәләр җибәргән төш тә куркыныч түгел. Аны күргәч, сискәнеп уянмыйсың. Әмма андый төштә кисәтү яки өндәү бар, тик юрамыйча аңлап булмый. Шайтаннан килгән төш кергәндә, аны күрүчене һәрвакыт кемдер куа, ул гел егыла, биеклектән төшә. Бу төшләрне сихерләнгән кеше дә күрә. Шайтан төштә адәм балаларын куркыта. Әйтик, кеше иман юлына басып, күбрәк намаз, Коръән укый башлады, ди. Аны изге гамәленнән яздыру өчен шайтан килеп куркуга сала. Төш күреп, сискәнеп уянганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим”, – дип әйтергә һәм сул якка өч мәртәбә өрергә кушкан. Болай эшләгәч, әйләнеп ятарга кирәк. Шул чагында куркыныч төш тормышка ашмый. Торып, тәһарәтләнсәң һәм ике рәкәгать намаз укысаң, тагын да әйбәт.

Психик халәтенә бәйле төш хис-кичерешләр йогынтысында, яисә күп ашап йоклаганда керә. Чөнки ашказаны эшли, баш миенә тынычланырга ирек бирми. Бу вакытта күргән төш мәгънәсез була. Аларны юрау файдасыз.

– Төш юрый торган китапларга ышаныргамы?

– Төш юрау җиңел эш түгел. Аның асылы хикмәт ияләренә генә мәгълүм. Дөрес, китаптан нәрсәдер алырга була, әмма төшне җентекләп аңлау өчен гыйлем кирәк.

Төш юрату гөнаһмы?

– Сез ышанган төш юраучы иманлы кеше икән, юратырга мөмкин. Бу эшне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, ул язган язмыштан узмыш юк дип башкару хәерле. Төшне ничек юрыйсың, шулай була. Ислам динендә истихара намазы бар. Ул хәерлесен сорау дигәнне аңлата һәм ястү намазыннан соң укыла. Шушы намазны укып, йокларга яткач, Аллаһы Тәгаләдән төш килергә мөмкин. Андый төш гадәттә юрамыйча да аңлашыла.

– Төшләрне кешегә сөйләргә ярыймы?

– Төшне бик нык ышанган кешеңә генә әйтергә мөмкин. Башкача беркая чыгармыйча, үзеңдә сакларга кирәк. Рәсүлебез бер хәдисендә: “Төш очкан кошның аягында. Аны сөйләсәң, кош җиргә утыра һәм төш тормышка аша. Сөйләмәсәң, кош беркая да кунмый”, – ди.

– Кайбер кеше нәрсә буласын һәрвакыт төшендә күреп белә. Бу нинди зат?

– Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Һәр адәм баласы хаталы”, – ди. Кемнеңдер төше чынбарлыкка туры килә икән, бу – Аллаһы Тәгаләнең аңа бүләге. Минемчә, ул кешеләрнең күңеле, эчке халәте дөрес, чиста була.

– Йоклаганда бастырылу нидән килеп чыга?

– Кеше йоклар алдыннан тәһарәт алырга тиеш. Чөнки бу вакытта адәм баласының җаны чыга. Галимнәр бүген дә нәрсә ул йокы дигән сорауга төгәл җавап таба алмый. Йокы – ул Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Сез йоклаганда тәнегезне җаныгыз калдырып китә”, – ди. Клиник, биологик үлем һәм йокы бар. Биологик үлем вакытында кеше якты дөнья белән бөтенләйгә хушлаша, җаны тәненнән тамыры белән аерыла. Клиник үлем күзәтелгәндә, җан чыгуның сәбәбе кешенең физиологик халәтенә бәйле. Йоклаганда, җан тәнне ташлап китсә дә, ул баш мие белән элемтәне югалтмый. Җанның тизлеге бик зур. Шуңа да кеше төшендә үлгән туганы белән күрешә икән, бу ике җан очрашкан дигән сүз.

– Үлгән кешеләр төшкә керә аламы?

– Моның мисалы – җаннарның очрашуы. Алар бер-берсен кеше кыяфәтендә күрә. Шул ук вакытта кеше кыяфәтенә шайтан да керергә мөмкин. Тәһарәтләнеп, дога укып ятсаң, моннан куркырга кирәкми.

– Кайчак үлгән кешене бер туганы күрә, икенчесе юк. Бу очраклы хәлме?

– Бу турыда Коръәндә, хәдисләрдә мәгълүмат юк. Мәетләр төрле халәттә була бит. Кешенең гөнаһлары күп икән, аны сидҗин дигән урынга куялар, ул җир астында газап чигә. Ихлас күңелле җаннар гиллиун дигән катламда яши. Төрмәдәге кебек ирегеннән мәхрүм ителгән мәрхүмнәр дә бар. Шаһитларның җаннары кош сыман җәннәттә очып йөри. Кыскасы, теләсә кемнең җаны төрле җирдә. Шуңа да алар бөтен кешегә дә керә алмый.

Энҗе Басыйрова, Акчарлак

Бәйле