«Кызымда яшәү теләге көчле» — Мәрьямне аякка бастыру өчен бик күп акча кирәк

-- Лэйсирэ

3 яшьлек Мәрьям Сабирҗанованың әнисе, кызын сәламәтләндерү өчен, мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм көтә. Сабыеның дәваланган саен сәламәтләнүен күреп шатланган ана аның тереләсенә өметен өзми.

– Кызымны 32 атнадан таптым. Туганда бик кечкенә иде. Бер кочак авыру белән туды. Баш миенә дә зыян килгән, психик үсешендә дә тайпылышлары бар иде. Аның диагнозларын әйтеп кенә бетерерлек тә түгел. Шуңа да карамастан, кызымда яшәү теләге көчле булды, – дип сөйли әнисе Фәридә. Тууга, бер­ничә катлаулы операция узар­га туры килә сабыйга. Шул вакытта әнисе баласының яшисенә тагын бер кат ышана. Тик өч яшен тутырса да, Мәрьям үзе генә утыра белми әле, йөри дә алмый. Яшь­тәш­лә­реннән бик күпкә калыша. Моны табиблар дәвалануга соң тотынуга бәйләп аңлата.

“Неврология авыруларын ир­тәрәк дәвалыйсы калган икән. Мин үзем дә башта югалып калдым. Баламның күзгә карап яр­дәм соравын авыр кичердем. Ә со­ңыннан ничек тә үземне кулга алып, көчле булырга тырыштым. Балам хакына сабыр булырга, авырлыкларны җиңәргә дә өй­рәндем. Әмма Россиядә кызым кебек авыруларга массаждан баш­ка дәва бирмиләр. Әнә шуңа да, ярдәм сорап, Чехия табибларына мө­рәҗәгать иткән идем,– ди Фәридә. – Бер тернәк­ләндерү үзә­гендә берничә курс дәвалану үттек. Шуннан соң кызымдагы үзгә­реш­ләрне күрә башладым. Аның йө­зендә елмаю барлыкка килде. Яшәү теләге тагын да артты. Аңа карагач, үземнең дә күңелем кү­тәрелеп китә. Баламны бик тә дә­валыйсым килә. Әмма бар да акчага килеп төртелә. Кирәкле сумманы үзебез генә җыя алмыйбыз. Шуңа да игелекле кешләрдән яр­дәм сорыйм”.

Мәрьямне дәвалар өчен 450 мең сум акча кирәк. Вакыт күп түгел. Алар 2 ноябрьдә тернәк­ләндерү үзәгендә булырга тиеш. Сабыйга ярдәм итәргә теләү­челәр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисе Сабирҗанова Фәри­дә исемендәге
Саклык банкы картасы:

4276 6200 3347 2436
Яндекс-кошелек:
410014728556788
МТС: 89173969302 (мобиль банк)
Акча күчерер өчен Билайн номеры : +7 967 770-62-93

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Бәйле