Баулы районы Татар Кандызы авылы егете, фермер Зөфәр Гыйззәтуллин белән танышкач, аның көчле рухлы, тәвәккәл булуына сокландым. Фермерлыкка тотынам, дигәндә генә, янгын чыгып, бөтен каралты-курасы, җыйган ашлык-печәне янып бетә. Шуннан авылдашлары ярдәме белән ферманы яңадан аякка бастыра. Авырлыкларны җиңгән егетнең тырышлыгы юкка китми — еллар дәвамында эшли-эшли, абзарында мөгезле эре терлек саны берара 80 гә якынлаша. Соңрак Зөфәр җирле дә була…
— Итне кая урнаштырасың?
— Башта ярминкәләргә йөри идем. Хәзер Оренбург өлкәсенең Абдуллино шәһәренә ит комбинатына илтәм. Алар белән эшләве җайлы. Базар буенда килолап сатып йөрисе юк. Күпләп җыеп алып китүчеләр кебек, комбинатта да 250 сумнан алалар. Акчасын шундук бирәләр. Баш-аягы, үпкә-бавыры, эчәге үзебезгә, дуслар, туганнарга кала. Тиресен авылдашлар акчага җыя. Аяк астында чүп булып ятмасын өчен, анысы да яхшы.
— Үгезләрдән уртача ничә кг ит чыга?
— Бер үгез рекорд куйды. Аны ике ел асрадык — 400 кг ит чыкты! Әле шуннан никадәр ризык үзеңә кала!
— Ничә айлык бозаулар аласың?
— 3-4 айлыкларны үстерәм. Дөрес, бу эш ике-өч ел элек күпкә отышлырак иде. Бозаулар да арзанрак, үстерү дә әллә ни кыйммәткә чыкмады. Хәзер табыш аз кала. Тик бүген башка юнәлешкә китә алмыйм. Бу тармак өчен күпме тырыштым, әзерлек эшләре алып бардым. Тамчы тамып су җыела, дигәндәй, ярап тора. Беркемгә бәйле түгелмен. Күп эшне үзем алып барам. Әйткәнемчә, мал карауны уңайлы, җиңел башкара торган итеп көйләдем…
Зөфәр токымлы маллар асрый. Авырлык, ит бирү буенча бер-берсеннән аерылалар икән. “Иң әйбәте — “Герефорд”лар”. Аннан “Симментальская” бара, шуннан соң — үзебезнең аклы-каралылар (“Черно-пестрая”), — ди фермер…
Лилия ЙОСЫПОВА, irekmaydani