«Ташлап киткән хатыным каргышы төште» [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Мәктәпне тәмамлаганга биш ел үткәч очрашу кичәсе уздырырга уйладык. үзем башлап йөрдем. Матди якны да мин күтәрдем. Ни дисәң дә үз эшем бар, кайберәүләр кебек институт тәмамлап кына ятмыйм.

Сөйләшенгән кафега, бер-ике кешедән кала, бөтенебез җыелдык. Биш ел эчендә бер дә үзгәрмәгән кебек тоелсак та, әйбәтләп карасаң барыбез да өлкәнәеп киткән. Кызларга ханымнар кыяфәте кергән. Күбесенең балалары, ирләре бар. Аеруча мине Эльмира га­җәп­кә калдырды. Мәктәптә укыганда бөтен битен сипкел баскан, ябык кына кыз күзне алып булмаслык чибәр ханымга әйләнгән дә куйган. әйтерсең, тылсымлы таяк тапканмыни.

3 нче сыйныфта мин аңа үлеп гашыйк булган идем. Хәтта бервакыт: «Мин Эльмираны яратам», — дип тә ычкындырдым. Бөтенесе көлә башлагач, бик оялдым аннан соң. ә Эльмира бөтенләй класстан чыгып йөгерде. Менә шушы гашыйк булуым да искә төште.

Бер-ике йотым шампан шәрабы эчеп куйгач мин аны биергә чакырдым. Кияүдә икән Эльмира, баласы бар. Мин дә бит өйләнгән. Балалар да бар.

Киткәнен сизмичә дә калдым мин аның. Ничектер тиз юкка чыкты ул. әмма биегәндә кайда эшләвен сорарга өлгергән идем.

Икенче көнне үк чәчәк тотып, кибеткә юл алдым. Эльмира аяк киемнәре сатучы булып эшли икән. Мине күргәч бик уңайсызланды, кызарып чыкты. Мин чәчәк бәйләмен кулына тоттырдым да китеп тә бардым. Эш вакыты, сөйләшеп торырга да ярамый иде аңа.

Без 3 ай бер-беребезне күрмәдек. Минем эш командировкалар белән бәйле булганга, мин шәһәрдә булмадым. Нәкъ 3 ай үткәч, бик зур чәчәк бәйләме тотып мин кибеткә килдем. Инде кич җитеп килгәнгә, Эльмираның эш сәгатьләре беткәнен көтеп торып, кафега чакырдым. Ул риза булды.

Без очраша башладык. Ләкин бу бозык мәхәббәт түгел иде. Икебезнең дә гаиләләр бар бит. Тора-бара бер-беребезгә бик каты ияләнеп, инде бергә булу турында хыяллана идек.

Беренче булып ире белән аерылу турындагы гаризаны Эльмира язды. Бер ел үткәч мин. өйдә хатын елап та, каргап та карады. Ләкин кирегә юл юк иде инде.

Ниһаять, мин Эльмира белән бергә булдым. өйдән бернәрсә алмыйча чыгып киттем. Теләгем — тормышны өр-яңадан башлау иде. Затлы фатир сатып алдык. Эльмираның кызы мине өнәп бетермәде. Бер алдына, бер артына төшеп, аңа ничек тә ярарга тырыштым. Эштән өйгә кайту миңа зур шатлык бирә иде. Анда бит мине бәхетем — Эльмирам көтә. Ул инде икенче тапкыр әни булырга җыена. Безнең бар да бар — акча, фатир, мәхәббәт. Урысларда шундый гыйбарә бар — тормышның ачуын китермә, дигән.

Бер көнне кухняда кофе эчкәндә минем күз алларым караңгыланды. Бүтән мин бернәрсә дә хәтерләмим. Сырхауханә палатасында аңыма килдем. «Кайда мин?» — дип сорадым. Шәфкать туташы йөгереп килеп, «Сөйләшмәгез. Ярамый», — диде. Миндә инфаркт булган. Бик катысы. ә бит миңа бары 30 яшь Шуның белән миңа дөнья бетте. Яшисем килми. Мин аңлыйм: сөйләшсәм дә, беркем аңламаячак. әкрен генә өйдә йөрү мөмкинлеге булыр. Мин хәзер ни юньле әти, ни юньле ир була алмаячакмын. Бу каргыш. Никадәр кешене рәнҗеттем. Эльмира мине ташламас. Жәлли-жәлли карар. Ләкин бу миңа кирәкми. Алда мине ни көтә?

Инвалид арбасында утырган ирне Фәйрүзә СӘФӘРГАЛИЕВА тыңлады.

tatyash.ru

Бәйле