«Беренче хатыным җизнәм белән хыянәт итте, икенчесе эчте, өченчесе — кызымны кыйнады»

-- Лэйсирэ

Хуш исле чирәмнәр арасында бергә тәгәрәшеп үскән яшьлек дустым Рәшит үзенең соңгы кайтуында бик кыстый-кыстый үзенә кунакка килүемне үтенгән иде. Менә мин ул яши торган Себер якларына, буе-иңе күренмәгән Байкал күле буенда урнашкан бәләкәй генә эшчеләр бистәсенә барып чыгасы иттем.

Яшәгән илебезнең никадәр зур ил булуын, мөгаен, поездда утырып барганда гына тоябыздыр. Ә поездда, барасы җирең ерак була калса, үз вагоныңа кереп урнашкач, гүя дөньядан онытылып барасың да барасың. Тәрәзә аша станцияләр, шәһәрләр, дала-басулар, елга-күлләр генә күренеп калалар.

Ул Байкал күленең чисталыгына, матурлыгына исләрең-акылларың китәрлек. Дустым Рәшит буйдакларча берүзе генә чиста-пөхтә тормыш кичерә икән. Хәйран гына дәрәҗәле урында эшли үзе. Мин аның, өйләнеп, балалар үстереп яшәп ятуын кеше сүзеннән ишетеп булса да белә идем, бу турыда үзеннән сорарга кыймадым.

Аның белән тормыш юлларыбыз сигезенче сыйныфны тәмамлагач аерылышты, чөнки мин шәһәргә укырга китеп бардым.

Кайтыр көн якынлашып, катер белән балык тотарга баргач, эчен бушатасы килгәндәй, дустым үзенең башыннан узган кызганыч та, гыйбрәтле дә хәлләрне сөйләргә уйлады. Ул сөйләгәннәрне сезгә дә бәян итәм, дусларым.

– Билгеле булганча, минем әти-әни бик бай яшәделәр, – дип башлады ул сүзен. – Без аларга апам Әлфия белән ике бөртек кенә идек. Апам яшьтән тәртипле, акыллы кыз булып үсте. Мәктәптә яхшы укыды, ә мин, киресенчә, аңа капма-каршы буларак, бик шаян идем. Укуым да «3»ле билгесеннән артык ерак китмәде. Мәктәпне тәмамлагач, апам университетка, юридик факультетка укырга керә алды, бәлкем, әти-әнием дә ярдәм иткәндер инде. Боларны син үзең дә беләсендер. Мине алар апам артыннан китәр дип уйлаганнардыр, шул ук юнәлештә зур түрә итеп күрәселәре килгәндер, мөгаен. Ә мин үзем алай уйламадым шул. Алар күпме генә тырышсалар да, мин укырга керә алмадым, керергә дә тырышмадым. Ә бер елдан яшем җитеп, мине армиягә алдылар.

Бу вакытта да әти-әнием армиядә хезмәт итүдән алып калмакчылар иде, мин качып диярлек китеп бардым. Ул заманаларда үзең беләсең, армиядә булмаган егетләрне кызлар да бик яратмыйлар иде бит, чирлегә саныйлар иде. Ә без үзебез армиядә ниндидер яңалык күрербез кебек, могҗиза көтә идек.

Армиягә килеп эләккәч кенә нинди урынга килеп кергәнеңне аңлыйсың. Анда инде «гражданка»дагы шикелле үз җаеңа, үз иркеңә йөри алмыйсың. Армиянең үз тәртипләре, үз законнары бар аның. Хезмәт иткән һәркем дә моны аңлый. Баш күтәргәләп карасам да, урыныма тиз «утырттылар» үземне.

Хезмәт авыр булса да, үкенмим, мин әти-әни малаеннан җитлеккән, үз-үзенә ышана ала торган ир-егеткә әйләнеп кайттым. Кайтышыма әти-әнием фатир, машина сатып алып, әзерләп куйганнар иде инде. Мин болардан баш тарттым, барлык туганнарны шаккаттырып, армиядә алган һөнәрем буенча эшкә урнаштым. Киңәшләргә колак салмый, көзгә үз тырышлыгым белән институтка укырга кердем, кичләрен укуга багышладым. Армиягә кадәрге «гуляй-муляйларны» калдырып торырга туры килде.

Тулай торакта яшәп эшләдем, укыдым. Шунда булачак хатыным белән таныштым да инде. Яшь араларыбыз бер тирә иде. Укып бетереп, кечкенә генә мәҗлес оештырып, бергә яши башладык. Бертуган Әлфия апаларыма баргалый идек, ә аларның тормышлары яхшы, җитеш иде. Апам зур гына бер түрә егеткә кияүгә чыгып, кыз үстерделәр. Без үзебез дә булган акчаларга, җитмәгәнен әҗәткә кереп, ике бүлмәле фатир алдык. Бер-бер артлы кызыбыз белән улыбыз туды. Тормышларыбыз акрын гына үз җаена ага бирде. Кызыбыз укырга керде.

Көннәрдән бер көнне миңа үзебез яши торган өйгә җәяүләп кайтырга туры килде. Менә шуннан башланды да инде. Өйгә кайтып җитәргә бер квартал кала миннән алдарак бер машина туктады, ә аннан хатыным Илгизә төшеп калды. Мин машинасын да, руль артындагы кешене дә таныдым. Күренмәскә тырышып боларны күзәтә башладым. Ә хатыным гаепле кеше сыман як-ягына каранып борылгаласа да, мине күрмәде, акрын гына өебезгә юнәлде. Машина хуҗасы да миңа яхшы таныш кеше – бертуган апам Әлфиянең ире, минем җизнәм Илдар иде.

Күргәннәрем турында әйтмәдем, сиздермәдем, бары күңелне генә шик басты. Вакытым булганда хатыным эшли торган оешма янына барып, аның эштән чыкканын күзәткәли башладым. Минем шигем рас килде. Җизнәм аны кайбер көннәрдә эштән үз машинасы белән килеп ала иде. Андый көннәрдә хатыным соңга калып кайтты, моны эшендә эш күп булу белән аңлата килде.

Мин нинди «эш» икәнен аңлый идем бит, шуңа да, күзәтә торгач, кайда, нинди фатирда очрашканнарын да ачыкладым. Шундый бер очрашуларын туры китереп, Әлфия апама хәбәр иттем. Ул ышанмаса да, фәлән адрес буенча килергә куштым.

Без аларның өсләренә килеп кердек. Апам болай да йөрәк чирле иде, моннан соң бөтенләй биреште, хастаханәгә ятты. Мин, берәр атна баш күтәрми эчкәч, үз-үземне кулга алдым да аерылышырга гариза яздым. Аерылыштык. Хатыным бик ялынып караса да, аңа ышанычымны җуйган идем инде. Мин аңа шул вакытта: «Унсигез яшьлек кызлар да табам әле мин», – дидем. Апамнар да аерылышты. Кызым белән улым судтан соң хатын ягында калдылар, ә мин алимент түли башладым.

Балалар әти-әнием янына килеп йөрделәр, картлар оныкларын яраталар иде шул. Бергәләп алган фатирны да, өй эчендәге барлык җиһазларны да хатынга, балаларга калдырдым.

Ике еллап әти-әниемдә яшәп эшләгәннән соң, телгә алган яшь кыз миңа тәки очрады бит. Сүздә генә унсигез, аңа инде егерме бер яшь иде. Автобуста эштән кайтканда очраттым мин аны. Бездән ерак түгел әнисе белән генә яши икән. Менә шуннан башланган мәхәббәт романы өйләнешү белән тәмамланды.

Хатын-кызларга бик ышанып бетмәсәм дә, Гүзәлияне яраттым мин. Гел әбидә генә яшәп булмый дип, бер бүлмәле фатир сатып алдык, кызыбыз Алия туды. Гүзәлиям шәфкать туташы иде. Күпмедер яшәгәннән соң, эштән соңга калып кайтмаса да, кызмача, күтәренке кәеф белән кайтуын сизә башладым, аракы исе килә иде. Ир кешенең хәмер белән дуслашуы бер хәл, бездә аңа гадәтләнгәннәр инде, ә менә хатын-кызныкы бөтенләй икенче төрле була икән ул. Хатынымны бу чирдән ничек кенә арындырырга тырышсам да, ул һаман саен тирәнгәрәккә чумды, аракы колына әйләнә барды. Әле кызыбыз да күреп үсә бит. Ни эшләргә дә белмәдем, кайларга гына дәваланырга алып бармадым аны. Файдасы булмады, берничә көн генә әйбәт йөри дә, тагын элеккеге халәтенә кайта иде.

Аптырагач, кызыбызны алып, аерылышырга булдым. Кабат әти-әни янына кайттым. Күпмедер вакыт аерым яшәгәч, Гүзәлия килеп, елый-елый ялынды. Аны чын күңелдән кызгандым, бер бүлмәле фатирыбызга кире кайтып яши башладык. Башлангыч чорда барысы да әйбәт кебек тоелды. Әмма хатынымның түземлелеге ярты ел чамасына гына җитте, ә аннан ул бөтенләй өйгә кайтмыйча эчеп йөри башлады. Мин дә кызымны алып, әти-әнием янына күчендем. Бу хатыным белән дә законлы рәвештә аерылыштык, кызым минем белән калды. Шулай итеп, хатын-кызларга ышанычым бөтенләй югалды.

Алай да кызым Алияне үстерергә кирәк бит. Эштә яхшы белгеч идем мин, башымнан узганнарны онытасым килеп, гариза язып, күрше шәһәргә күченеп эшли башладым. Кызымны әти-әнием карамагында калдырдым. Тулай торакта яшәдем. Ай саен әти-әни, кызым янына кайтып йөрдем.

Шулай берчак, поездда кайтып килгәндә, булачак өченче хатыным белән таныштым. Уртача яшьләрдәге хатын иде ул. Телефоннарны алмаштык, аралаша башладык. Сирәк-мирәк очрашкаладык. Моның ахыры да кавышу белән тәмамланды. Үзем яшәгән шәһәрдән ике бүлмәле фатир сатып алырга һаман да мине үзләренең бәләкәй шук малайлары кебек санаган әти-әнием ярдәм итте. Кызыбызны да үзебезгә алып, бергәләп тормыш йомгагын сүтә башладык.

Хатынымның исеме Нурия булып, тәртипле хатын иде ул. Еллар узган саен бер-береңне дә күбрәк беләсең икән. Тормышлар җайланды, шулай картлык көзенә дә керербез инде, дип уйлый идем. Юк икән шул. Андый язмыш миңа язмаган булган.

Бер көнне, эштән иртәрәк бушап өйгә атлап кергәч, шаккатып басып калдым: хатыным минем кызымны чәченнән өстери-өстери кыйный иде. Мине күргәч Нурия аптырап калды. Болай да хатын-кызга нәфрәтем тиз кузгала торган иде, үземне ничек кулда тотып кала алганмындыр, белмим, тик бу хатынымны да куып чыгардым. Шуннан соң башка күзгә күренеп йөрмәде ул. Кызымның әйтүе буенча, мондый хәл беренче тапкыр гына түгел икән инде. Ул алдагыларында мине жәлләп кенә әйтмәгән. Мин югында Нурия бер кыеграк әйтелгән сүз өчен дә кызымны кыйный торган булган.

Менә шундый хәлләрдән соң эшемне алмаштырып, Себер якларына киттем, шушында килеп төпләндем. Кызым зур инде. Шулай, дустым, хатын-кызлардан бәхетем булмады, – дип сүзен тәмамлады яшьлек дустым Рәшит.

Мин, картлык көнеңдә үзең генә яшәве авыр булачак, дип әйтеп карасам да, ул хатын-кызларга тискәре карашта иде.

Аерылышу көннәре җиткәч, бу ачык йөзле, сүзгә юмарт, башыннан бик күп тормыш маҗараларын үткәргән дустыма киләчәктә уңышлар теләп, куллар кысышып саубуллаштым.

(Исемнәр үзгәртелеп бирелде).

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Безнең гәҗит

Бәйле