Татарстанда кырау төшә башлый

-- Алина

Алдагы төндә Татарстанда туфракка кырау төшәчәк.

Бүген Татарстанда төнлә урыны белән туфтакта нульдән 1 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар фикеренчә  11 сентябрь төнлә һәм 12се иртән республика территориясендә урыны белән кырау төшү ихтималы зур. Шул ук вакытта бу көннәрдә көндезге һава температурасы норма чикләрендә  +14 градустан , + 23 градуска кадәр булачак.

 

Бәйле