Иркутск өлкәсендә дәрес вакытында мәктәп бинасы ишелә

-- Алина

Иркутск өлкәсенең Уян Куйтунск районында мәктәп бинасының бер өлеше ишелгән. Балаларны шунда ук өйләренә озатканнар. Бу турыда Бизнес онлайн хәбәр итә.

Администрация әйтүенчә, бинаның ишелгән өлеше инде 2009 елда ук авария хәлендә дип игълан ителгән була. Шуңа да мәктәпнең әлеге өлешендә дәресләр алып барылмаган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.  “Бинаның әлеге өлешендә инде күптән дәресләр алып барылмады. Мәктәпнең ул өлешен сүтәргә җыенган идек. Аның ишелүе дә гаҗәп түгел, чөнки бинага 40 ел”, ди Куйтунск районы мэры Андрей Полонин. Уян Куйтунск балалары вакытлыча  Уяннан  15 чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылга барып укыячаклар.

Бәйле