Казанның 14 урынына авыл хуҗалыгы ярминкәләре кайта [исемлек]

-- Алина

15  сентябрь көнне Казанда  авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылачак

Бу елны алар  һәр шимбә иртәнге 6 дан алып, көндезге 12.00-14.00 кадәр 14  урында эшлиячәкләр. Ярминкә узучы һәр мәйданчыкка кайсы муниципаль районнан килгәне күрсәтеләчәк.  Мондый ярминкәләр үткәргәндә санитар һәм ветеринария контроле тикшерүләр алып барачак. Шулай ук җәмәгать тәртибен саклау органнары да эшлиячәк.

Ярминкә узачак мәйданчыкларның адреслары:

Авиатөзелеш районы, Ленинргад урамы, 27 , Беломорская һәм Гудованцева урамнары киселешендә.

Вахитов районы, К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә.

Киров районы, Ильич урамы, 1, Батыршина урамы, 20.

Мәскәү районы, Ш. Усманов урамы, 10.

Яңа-Савин районы, Ямашев проспекты, 71а, Академик Лаврентьев урамы, 10.

Идел буе районы, Җиңү проспекты, 50а, Фучика урамы, 72.

Совет районы, Аграрная урамы,2, “Казан агросәнәгат паркы”, Липатов урамы, 7,Зәкиев урамы, 12.

Чыганак: kazan24.ru

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий