Казанда Dodge автомобилендә 120 кг наркотик табалар

-- Алина

Казанда Аракчино бистәсе янында бер автомобильдә чама белән 120 кг наркотик тапканнар.

Бу турыдаprokazan.ru  хәбәр итә. 27 яшьлек ике Мәскәү егете үзләренең Dodge машинасында наркотик яшереп алып чыкмакчы булганнар. М7 юлындагы постны әйләнеп узу өчен алар Аракчино бистәсе  янындагы паром аша үтәргә уйлыйлар. Әмма аларны анда полиция хезмәткәрләре тота. Башлангыч мәгълүматлар буенча, алынган наркотикларның бәясе чама белән бер миллион сумнан артык булуы ихтимал. Урында хокук саклау органы хезмәткәрләре эшли.

Бәйле