Үзен ерткычларча тоткан иреннән качарга теләп, хатын баласы белән 5 каттан егылып төшә

-- Алина

15 сентябрьдән 16 сентябрьгә каршы төндә Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә бөтен илне тетрәтерлек гаилә драмасы була.

Исерек иреннән качырга теләп , өч яшьлек кызын кулында тоткан 25 яшьлек Екатерина күпфатирлы йортның бишенче катында үз тәрәзәсеннән простыня буенча төшә. Өченче катка төшеп җиткәч, хатын-кызның куллары түзми һәм ул аска тәгәри.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, гаиләдәге исерек әти хатынын һәм кечкенә кызын кыйный. Хатын-кыз гомере өчен борчылып, кызы белән бергә бүлмәдә кала һәм җәймәләрдән аркан бәйли башлый. Аның ярдәме белән ул фатирдан чыгарга ниятли.

Егылу вакытында Екатерина үзе борыла һәм бөтен җәрәһәтләрне үзенә ала. Фаҗига нәтиҗәсендә бала җитди имгәнүләр алмаса да, әнисе гомере өчен җирле хастаханә табиблары көрәшә.

Чыганак:КazanFirst 

Бәйле