«Пырдымсыз хатын улымны ни җибәрми, ни матур итеп яшәми» [тормыш тарихы]

-- Алина

28 яше тулгач, улым бер балалы хатынга өйләнгән иде. Ләкин яшәүләре көйле түгел. Килен улымны атна саен, яки ай саен куып чыгара, улым башын салып өйгә кайта.

“Күрәсем дә килми аны, бүтән бармыйм янына”, – дип әйтсә дә, бераздан түзә алмый, барыбер кире китә. Бер ай түзә, ике ай түзә, артыгына чыдый алмый. Әйтик, былтыр ел азагында – ноябрь, декабрьдә минем янда торды да, гыйнварьда барыбер шул хатын янына китте. Анда гыйнвар, февраль торды да, мартта кире минем янга кайтты – теге тагын куып чыгарган.
Өйләнгәннәренә ике ел да юк әле, инде баштан ук шушылай яшәгәч, юньле хәл түгел бит инде. Киләчәктә ничек яшәмәк кирәк? Баласын ирсез генә тапкан, ни фамилиясе, ни атасының исеме юк. Минем улыма үзенең баласын көчләп тагып, фамилиясен яздыртмакчы була. Мин әйтәм инде: “Улым, ныгытып уйла, кеше баласын үзеңә язып, хата эшләмисеңме, аннары чын атасы килеп, үзенең баласын алам дисә, тавышланып йөрсә, нишләрсең? Гомер буе шулай яши алырсың микән?” – дим.

Ул хатынның бер бүлмәле фатиры бар, анысын нинди юллар белән эшләп алгандыр – безгә караңгы. Минем улымны үз файдасына гына тота, муеннан кредитка батырды, фатирына яңа җиһазлар алдыртты инде, үзенең төпле эше дә юк. Шулай сава-сава да, туйгач, киемнәрен-әйберләрне тутырып, әшәке сүзләр белән куып чыгара. Бер дә матур итеп яшәмиләр. Әле беркөнне шалтыратып, улымнан 6 мең акча сорап ята икән. “Әни, Альбина 6 мең акча сорый, бирим микән?” – диде миңа улым. “Нигә сорый, ашарына беткән мени?” – дидем. “Аборт ясатырга кирәк диде”, – ди. “Улым, – мин әйтәм. – 6 меңгә алты мәртәбә абортка кереп чыгарга була. Башыңны катырма, теләсә нинди сүзенә ышанып, беркатлы булып җебеп утырма”, – дидем. Имеш, ниндидер кыйбатлы клиникага барып ясата икән бу, гади генә сырхауханәдә түгел. Мәйтәм, алтыннан түгелдер бит, гади кеше шикелле, гади табибларга йөрсен, башкалар шикелле дидем. Менә шулай талап ята инде улымны.
“Башка кызларга карап кара әле”, – дигән идем, эштә берәү белән очрашып йөрергә тырышып та карады, ләкин шуннан ары китмәде. “Ни булды?” – дидем. Улымның миннән яшерен серләре юк, бу юлы да ачылып сөйләде: “Әни, Нурия әйбәт кыз, мин аның белән яшәр идем дә, ләкин булмас инде. Чөнки ятып караганыбыз да бар, берни барып чыкмый, аңа кагылырга теләгем дә юк. Барыбер Альбинага тартылам мин”, – дип аңлатты. Шундый хәлләр. Улымны Альбина ни җибәрми, ни матур итеп яшәми. Кара бау белән бәйләп куйган шикелле.

Безнең авыл гыйбрәте газетасы 

Бәйле