Татарстанда ир-ат “Камазның” арба көпчәкләре астына төшеп китеп үлә

-- Алина

Татарстанның Лениногорск районында 47 яшьлек ир “КАМАЗ” ның арба көпчәкләре астына төшеп үлгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Авария алдагы көнне Ромашкино – Куакбаш – Кәркәле автомобиль юлының 39 километрында 20:10 сәгатьтә килеп чыга.

42 яшьлек «Камаз» шоферы Кәркәле авылы юнәлешендә хәрәкәт итә. “Камазның” пассажир  утырган ягы ябык була. Ниндидер мизгелдә ир “Камаз”  ишеген ача һәм автомобильдән төшеп китә , дип сөйләделәр ведомствода.

Ир шунда ук үлгән. Хәзерге вакытта вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.

Чыганак: Prokazan

Бәйле