“Эшкә киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмады” [фото-видео]

-- Лиана

Бәла 20 cентябрь иртәсендә, Балтач — Шәмәрдән машина юлының 9нчы чакрымында була. «Волга» зур тизлектә сөт ташучы КамАЗ белән бәрелешә. Маңгайга-маңгай бәрелешкәннән соң җиңел машина тимер өеменә әйләнә, иң аянычлысы – кеше гомере өзелә. Җиңел машинага ут каба һәм 43 яшьлек йөртүчесе фаҗига урынында һәлак була. Пассажир хатын-кыз авыр хәлдә район үзәк хастаханәсенә озатылган. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Тизлек заманында яшибез: гел каядыр чабабыз, ашыгабыз. Ләкин гомер ике килми, беребез дә аның кайчан өзеләсен белми. Кызганыч, шул ашыгу аркасында килеп чыккан аварияләр саны артканнан-арта гына. Бер гаепсез гомерләрнең өзелүе аеруча аяныч. Кичә бөтен республика халкы Норма тау башында булган юл фаҗигасе турында ишетеп тетрәнде. Яшәү көче ташып торган, типсә тимер өзәрдәй ир-атның гомерен өзгән бу фаҗига Балтачта яшәүчеләрнең теленнән әле дә төшми. Якыннары Айдар Вәлиевнең үлемен кабул итә алмый, язмышның ачы хәсрәте белән килешергә теләми алар. “Ул бит эшкә генә чыгып китте, тиздән елмаеп кайтып керер, — дип көтәләр аны… Санаулы минутлар эчендә якын кешеләрен югалткан гаиләгә сабырлык кына телисе кала.

Мәрхүмне бүген җирләделәр, озатырга бөтен авыл һәм район халкы җыелган. Алар барысы да аны бары тик яхшы яктан — тыйнак, олы йөрәкле, тәрбияле кеше, эшчән һәм чын дус буларак искә алалар. Авылда кем генә ярдәм сорап килмәсен, беркайчан да “юк” дип әйткәне булмаган.

“Эшкә барырга чыгып киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмады”

— Аяз көнне яшен суккандай булды. Әлеге фаҗига хакында иртә белән ишеттек. Сәгать тугыз тулып киткән иде. Бер таныш булмаган кеше шалтыратып әйтте. Ышанмадык, чөнки юлда бик игътибарлы йөрде. Һәрвакыт дога укый, машинасына утыргач бисмилласын әйтми калмый. Күрәчәк булгандыр инде….Эшкә барырга чыгып киткән, бөтенләй әйләнеп кайтмаячагын кем уйлаган бит. Хәсрәт киләсен күңел алдан сизә, җан уйный башлый диләр. Ләкин ул-бу сизелмәгән, яхшы кәефтә юлга кузгалган ул. Аларның абзар тулы мал-туар, иртә белән хайваннарга ашарга салып чыгып киткән. Хатыны Венера озатып калган, елмаеп чыгып киткән.

Йомшак кеше булды, тормышны яратты. Яшәргә ашыкты, бик зур хыял-максатлар белән янып йөрде. Кемнән генә сорасагыз да, шулай диячәк. Берәү белән дә сүзгә килеп, ачуланышып йөргәне булмады. Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый сабыр, тыныч холыклы иде. “Иде” дип сөйләргә тел дә әйләнми, аны шулай иртә югалтуыбызга һич кенә дә ышана алмыйбыз. Барысы да төш кенә кебек… Ялагайлана да, масая да белмәде, һәркемгә яхшы мөгәләмәдә булды. Шуңа күрә аны эшендә дә хөрмәт иттеләр, абруйлы иде ул. Авыл хуҗалыгы институтында белем алды, белгечлеге буенча – агроном. Башта берничә дистә ел колхозда эшләде, аннан соң Сабаның ООО «Благоустройство» оешмасында хезмәт итте.

Гаиләдә чын тормыш иптәше, үрнәк әти була белде. Ике кызы бар, алар белән горурланып яшәде. Кызлары – Россия чемпионнары. Берсе – каратэ, икенчесе – армрестлинг буенча. Айдар үзе дә спорт белән шөгыльләнде, танылган көрәшче иде. Спорт өлкәсендә яулаган алдынгы урыннары бихисап күп, — дип искә алды туганнан туган абыйсының хатыны Эльмира Сибагатуллина.

“Йөзен күргәч йөрәгем телгәләнде”

Алар 4 егет үсәләр, Айдар гаиләдә икенче бала була.

— Айдар бырыбыздан да холкы белән аерылып торды. Аңа бөтен кеше тартыла иде. Безнең әти гомер буе көрәш белән шөгыльләнде, шуңа күрә Айдар да спортны үз итте. Мәктәптә укыган вакытта ук республика күләмендә уздырылган ярышларда беренче урыннар яулады. Сабан туй бәйрәмендә күп тапкырлар батыр калды. Актив иде, кулыннан килмәгән эше һәм һөнәре булмады.

Тракторда комбайнчы булып эшлим, хәзер район кырларында кукуруз җыю эшләре бара бит. Басуга эшкә чыгып киттем, күңелем сизде минем. Үземә урын таба алмадым, арлы-бирле йөрдем. Камаз машиналары кырга чыгар алдыннан әзерлек узалар, шуңа күрә соңга калдылар. Эшне башламый тордым. Телефон һәм интернет заманы бит, мәгълүмат алу өчен әллә кая барасы юк. Кайгылы хәбәрне бергә эшләгән иптәшләремнән ишеттем. Берсе шалтырата: “Наил, син эшли башладыңмы? Хәзер КамАЗлар килеп җитә, борчылма. Аннан соң Норма-Борбаш юлында авария булган, “Волга”га йөк машинасы килеп кергән”, – дип әйтте. Аптырадым, аңламадым башта. Энем Айнурга шалтыраттым, ул авария булган урында иде. Аның машина юып яткан чагы булган, ишетүгә һәлакәт урынына йөгергән. “Абый, ул үлгән. Исән түгел инде, исән түгел”, – дигәнен ишеттем. Ләкин ахыргача өметемне өзмәдем, ялгышадыр дип уйладым. Көрәшче ул безнең, алай тиз генә бирешергә тиеш түгел иде. Басудан кайтып комбайнны калдырдым, аннан күрше егет белән авария урынына киттек.

Андагы аяныч хәлне искә аласы да килми, әле дә күз алдында тора. Машина теткәләнеп беткән, карарлык җире юк. Өстәвенә ут капкан, янган.

Энекәшнең Шәмәрдән ягына барышы булган, КамАЗ, машинасы каршы як полосага чыгып, аңа бәрелгән. Белмим, ничек алай килеп чыккандыр инде. “Волга” машинасы күпме кирәк кырый якка чыккан, ләкин бәхетсезлектән котылып кала алмаган. Авария 8 сәгать 50 минутта булган, мин 9 тирәсендә килеп җиттем. Айдарны ул вакытта моргка алып киткәннәр иде, мин дә шунда киттем. Янына кердем. Күргәч, йөрәгем әллә ничәгә телгәләнде. Бертуганым бит, иң якын кешем. Йөзе бөтенләй юк, янып беткән. Тән тиресе янып беткән, башының сөякләре генә күренеп тора.

Без ничек тә түзәрбез, хатыны Венера һәм балаларына бик читен. Аллаһы Тәгалә нигә шундый ачы хәсрәт, зур сынау биргәндер. “Яраткан бәндәләрне сыный”, диләр, дөрес икән. Бүген җирләдек, күптән түгел зираттан кайттык. Авыр, бик авыр. Безнең белән бөтен халык елады, озатырга кемнәр генә килмәде. Район һәм Салавыч авыл җирлеге башлыклары да килеп, кайгыбызны уртаклашты.

Шуны әйтәсем килә: соңгы вакытта мин гел эштә булдым, басудан тиз генә кайтып кереп булмый. Без бүген бар, иртәгә юк. Бер күрешеп рәхәтләнеп сөйләшеп утыра алмадык, гел телефоннан гына аралаштык. Очрашырга планлаштырган идек, тик өлгерми калдык, — дип сөйләде мәрхүмнең бертуган абыйсы Наил.

“Машинага ут капканчы ук үлгән”

Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллинга да шалтыраттык, тик ул җыелышка киткән булып чыкты. Шуңа күрә ярдәмчесе Һидая Шакирова белән аралаштык.

— Шулкадәр авыр, бөтен авыл халкы өчен зур кайгы булды. Яңа Салавычның иң яхшы, үрнәк гаиләсе. Олы кызлары армрестлинг белән шөгыльләнә, 10 октябрь көнне Төркиягә ярышка бара. “Авыр булса да барам, әти минем белән горурланып ятсын”, – диде балакаем.

Хатыны Венера — терлекче, колхозда эшли. Айдар үзе һәрчак көлеп йөри, кеше белән бик матур аралаша иде. Балкып йөрде. Күптән түгел генә, Яңа Салавычта яңа мәчет ачтык. Нигезеннән тотынып, бөтен эшен Айдар үзе оештырып чыкты. Шуңа күрә мәчет ишегалдында укыдылар җеназасын, халык бик күп иде.

Машинага ут капканчы ук үлгән булуы билгеле, бавырлары өзелгән булган. Айдарны бик яхшы беләм, ул тормыш иптәшем ягыннан туган. Ашыгалар шул, каядыр чабалар. Ул КамАЗ да никләр генә каршы якка чыккан икән? Теге пассажир хатын-кыз Арча хастаханәсендә, аның да аяклары сынып беткән. Аны машинадан алып чыкканнар, ә Айдар кысылган булган. Үкенечле үлем, кызганыч, — диде ул.

Тормыш юлы шатлык-кайгылар, табу-югалтулар белән үрелеп бара, сынаулары да була. Әгәр язмыш шундый фаҗигале борылыш ала икән, һәрчак сабыр була белик. Кайгы җиле берәүнең дә ишеген какмасын.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА, intertat.tatar

Бәйле