83 яшь­лек ана баласыз, ике бала әтисез, япь-яшь хатын ир­сез кала

-- Лиана

Моннан 15 ел элек безнең күршедә бер-бер артлы өч егет үсте. Тәртипле, таза-матур, кеше­ләргә якты карашлы малайлар иде. Икесе мәктәптән соң югары уку йортына керде. Юрист булырга, дәрәҗәле урыннарда эшләргә хыялландылар. Түләп укыдылар, кеше фатирында яшәделәр. Ничек тә тыры­шып укып, дипломлы белгечләр булдылар.

Армиягә бармасаң, эшкә алмыйлар дип, хезмәт итеп тә кайттылар. Инде эш табасы гына калды. Бу эш елларга сузылды. Юк та юк укыган белгечлекләренә туры килә торган эш. Шул гомер интегеп укып, урам себереп йөрмәс бит инде дипломлы белгеч! Полициягә керергә те­ләгәннәр иде (анда урын бар иде), сау­лыклары җитмәде. ә армиягә ярадылар.

Өченче уллары әнисе белән генә яши иде. әти кешедән ярдәм дә, алимент та юк. Шул малай Кукмараның институтларга биргесез Янил һөнәр мәктәбенә китте. Шунда укый, торырга урын кирәк. “Кукмара кеше­лә­ренә тулай торакта урын юк, фатир табыгыз”, — диләр. ә фатир өчен акча каян алырга? әнисе хезмәт куйган фабриканың эшләгәнгә дә акча бирми торган, беткән чагы. әле төпчек кызын да укытасы бар. Намазлы, уразалы, әнисе авылына кайтканда да азаннар әйтеп йөргән егет нишләсен, мәчеткә барып, шунда яшәргә рөхсәт сораган. Мәчет картлары рөхсәт иткәннәр. Шунда торып, укып бетерде. Укып кайткач сорап тормадылар, аягын да Yиргә тидермәделәр, солдатка алып киттеләр. үз срогын хезмәт итеп бетергәч, күпмедер ел Чечняда хез­мәт итте. Шөкер, исән-имин әйләнеп кайтты. Инде тагын шул проблема — эш, эш! Төмәнгә туганнары янына барып карады, гаиләсез яшь егеткә рәхәт булмагандыр — кире кайтты. Тагын шул Казанга полициягә керәм дип план корды. әмма ике-өч көннән тагын әйләнеп кайтты, Чечняда хезмәт итәргә яраган сәламәтлек, биредә эшләргә ярамады. Аңламыйм, безнең халык чеченнардан яман микәнни соң?

Авылдагы күрше егетен Казанда институтта укыган җиреннән солдатка алдылар. Гаиләдәге бердәнбер малай Байконурга эләкте. Нишләде инде эләксә дисезме, бернигә яраксыз булып чирләп кайтты. әтисе исән чагында Мәскәүгә кадәр алып барып операция ясатып карады. Юк инде, файдасы тимәде, сүнде бу гаиләнең шәме… әтисе үлде, авыру малай әнисе тәрбиясендә. Апасына, сең­лесенә әйтәм:

— Әниегез китсә, бу егет кемгә кала, кем тәрбияләр аны, нигә группа юлламыйсыз, сез бит тел беләсез, за­конны беләсез? — дим.

— Йөрдек, юлларга тырышып карадык, бергә эш­ләгән иптәшләрен таптык, ник бер документта, ник бер җирдә Байконур турында сүз булсын, каян эзләргә соң инде аны? — диләр.

Менә нинди хөрмәтле безнең ир-егетләребез! әле болар меңнән бер очрак кына. ә күпме егетнең канаты сынып кайта солдаттан?! Шулай бер егет һөнәр училищесын тәмамлагач, эшкә урнашты. Ике-өч ай эш­ләдеме икән, солдатка алдылар. Ике елын тутырып кайткач (ул чакта ике ел хезмәт итәләр иде әле), эш урынына барды. “Иртәгә кил”, “бер атнадан кил”, “бер айдан эш була” дип, ярты ел йөрт­теләр. Шуннан: “Эш урыныма урнаштыры­гыз”, — дип военком янына барды. Ул исә эшкә кире алмаган өчен җитәкчесен судка бирергә кушкан. ә син аны судка биреп кара, Кукмарада яшәтмәс, билләһи. әй, сөй­лә­шә­ләр үз башларыннан үтмәгәннәр, имеш, егет кеше солдатка барсын, ул армиядән чын ир кеше булып кайта. әйе, күбесе аннан чын ирләр нәрсә эшли, барысын да күреп, үзләштереп, чын ир булып кайта, ә кайберләрен элекке, үз халәтләренә кайтарырга да еллар китә… Нигә гражданкада 8 сәгать эшләү бер көн эшләгәнгә хисаплана, ә солдат 24 сәгать шунда, нигә аның бер көнен ике көнгә хисапламыйлар? Элек “халыкны изгән, баскан, көн күрсәтмәгән” патша ир бала туган гаиләгә җир биргән, озак хезмәт иткән хәрбиләргә дә бераз булса да җир биргән. ә хәзер шундый гаиләләр дә бар бит әле, тулай торак бүлмәсендә дүрт-биш кеше яшиләр, малайларын солдатка алсалар, әти-әнисен, бүлмәне бушатыгыз дип, куалар, судка бирәләр. Бу солдат армиягә нәрсәсен сакларга бара соң, урамнымы? Нигә соң солдат хезмәтен барлык эшләр кебек хезмәт хакы түли торган итмиләр? Контракт дигәннәре икенче мәсьә­лә. Районда чыгучы газетабызда 51 яшьлек Рәфәгать Хәбибуллинның фотосы басылган, аның Сү­риядә вафат булуы турында язылган иде. “Йөз­ләрендә кояш уйный” дип шундыйлар турында әйтәләрдер, карап туй­маслык! Акыллы икән­леге күзләреннән үк күренеп тора. 83 яшь­лек ана баласыз, ике бала әтисез, япь-яшь хатын ир­сез калган. Нәрсә өчен? Безнең сау-сәламәт, эшкә яраклы ир-егетләребезне нигә һаман җәһәннәмгә җибәрәләр соң? Алар болай да санаулы бит… Ишегалдында балалар уйный, 12 кыз, 4 малай. Ирләр болай да күп үлә. Авыр, пычрак эш булса да шуларга. Ирләрсез тормыш — тормыш түгел ул.

Бөек Ватан сугышы беткәнгә 75 ел була инде, ә кадерләре түгел, каберләре дә булмаган сугышчылар күпме? Алар нинди байлык өчен үлделәр яки гарип калдылар соң? Бер абыемның сугышка чыгып киткәнен хәтерлим. Колхозның карт атын конюшняга илтеп кайтты да, чабатасын салып, кагып киде дә, ил сакларга чыгып китте. Бар дәүләте, иле — 25 сутый бәрәңге бакчасы, дүрткә биш үлчәмле йорт иде. Шуның кадәр байлыкны ничек дошманга бирәсең? “Лутчы” җаныңны бирәсең инде…

“Сез — дөньяның тоткасы” дигән язманы әтиле кешеләр бәлки аңламаганнардыр да: булган әйбергә ул кадәр ис китми бит ул. ә без, әтисез үскәннәр, бе­лә­без аның нәрсә икәнен. әтисезлек кимсетелүе гомер буена җитә ул. Шул ук биттә И.әмировның “Утырып бер сөйләшәсе иде…” дигән язмасын укыгач, еламыйча түзә алмадым. Рәхмәт ул егеткә, әтисен аңлаган, аның юк-бар гаепләрен кичергән. әтисен сагына. Бәхетле булып яшәсен.

Хәзер ил-дәүләт тарафыннан кешегә хөрмәт булмагач, гаиләдә дә әти­­ләргә шаккатмыйлар шул. Бу — минем фикер, бәлки хаклы түгелмендер. Хәзер бездә патшалар юк. Яңа патша хакимлек итә. Аның исеме дә, фамилиясе дә бер — Акча! Эш тапмыйча аз акчага эшләп йөргән ир-егетне кем хөрмәтли? Гаиләдә акча тоткан хатын-кызны да аңлап була: көн­дәлек кирәк-яракны тартып-сузып бүлү, җиткерү аның өсетендә бит.

Бер танышыбыз авыл хуҗалыгында (элеваторда) эшли иде. Хатыны бала бе­лән өйдә утыра. Элеватор тора да түләүсез ялга җибәрә, тора да ялга җибәрә. Бер ай эшлиләр дә, өч ай көтәләр. әле: “Көт, беркая китмә!” — дип әйтеп җибәрәләр.

Ә әтиләр көне булганын халык әллә белмәде дә, әллә санламадылармы: ни телевизор, ни җирле матбугат искә алмады. Тик сез генә белдегез, аңладыгыз, искә алдыгыз. Рәхмәт сезгә, бер көнне дә онытмыйсыз. “Татарстан яшьләре” халык газетасы шул. Шуңа күрә гомер буе яратам, укырга тырышам.

Люция ХИСАМИЕВА.Кукмара.

tatyash.ru

Бәйле