Татарстанга өч көнгә әбиләр чуагы килә

-- Алина

22-24 сентябрь көннәрендә республикада әбиләр чуагы көтелә .Татарстанга аномаль җылы һава торышы килә. Бу хакта КФУның метеорология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Галим сүзләренә караганда, ял көннәрендә Казанда температура тәүлеклек нормадан 7-8 градуска артыграк булачак. Бу ялларда 22 һәм 23 сентябрьдә Казанда һава температурасы көндез 22-23 градуска кадәр күтәрелә, ә төнлә 12-13 градуска кадәр төшәчәк. Дүшәмбе, 24 сентябрьдә, шәһәрдә җылы һава торышы саклана. Көндез температура +21 градус җылы булачак, ә төнлә температура 12-13 градуска кадәр төшәчәк. Шул ук вакытта явым-төшемнәр башланырга мөмкин, дип белдерде метеоролог.

Синоптиклар фаразына караганда, республикада сишәмбе һәм чәршәмбе көннәреннән суыту башланачак: һава температурасы көндез 12-13 градуска кадәр һәм  төнлә 7 градуска кадәр төшәчәк. Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, бу вакыттан башлап тәүлек температура климат нормасына якыная.

 

Чыганак: Казан24

Бәйле