«Әтинең кем икәнен дә, нинди икәнен дә белми шул ул» [язмыш]

-- Алина

– Улым, әтиең янына барып кайтырбыз әле, яме! Башка эшләр планлаштырмый тор!
Әнкәсе Изалия шулай дип әйтүгә, Дамирның йөрәк турыннан нидер яндырып алды.
– Ярар, әни, барырбыз! – диде дә, уйланып, диванга барып утырды. Аның күңелендә, ап-ачык булып, балачак хатирәләре яңарып килә иде.

… Чалт аяз, җәйге көн иде ул. Әнисенең ашыга-ашыга каядыр җыенганын күргән кечкенә улы Дамир сорап куйды:
– Әни, әни! Без берәр кайда барабызмы әллә?
– Барабыз, улым, барабыз. Әйдә, җыен! Әтиең янына барабыз. Бармыйча булмый …
Дамир куанычыннан ни эшләргә дә белмәде. «Әтиең янына барабыз», – диде бит әнисе. Әтиең янына! Дамирның әле бер тапкыр да аны күргәне юк бит. Нинди була икән соң ул? Әнә Алияне алырга бакчага әтисе килә. Килгәч, өскә чөеп, сикертеп ала, аннан җиргә йомшак кына бастырып, аркасыннан сөя-сөя, машинасына утырта. Әтиләр, күрәсең, шулай көчле буладыр инде ул. Айнурныкы бераз усалрак сыман, ул эндәшми генә улының киенгәнен көтә, әллә ни күп сөйләшми. Аның каравы, малае сөенеченнән ни эшләргә белми. Әле сикерә, әле йөгереп барып, әтисенә сарыла. Үзе:
– Әти, без бүген кич балыкка барабыз бит, әйеме? Менә болай, вы-ы-ы-жж-жж итеп, очабыз гына, әйе бит, әтием? – дип, бертуктаусыз такылдый. Әтисе күрмәгәндә генә Дамирга телен күрсәтеп алырга да өлгерә. «Менә минем әтием бар, янәсе. Ул мине машинада гына алып кайта. Ә сине гел әниең килеп ала, тәпи-тәпи кайтасыз», – дип үртәве бу аның.
Малайлар бергә җыелганда да, әтиләре турында сөйләшәләр. Ә Дамир бер сүз дә дәшми. Чөнки ул әтинең кем икәнен дә, нинди икәнен дә белми шул. Бу хакта әнисеннән сораса да: «Кечкенә шул әле син, улым, бераз үскәч, аңлатырмын», – дип җавап бирә.

Менә бүген, ниһаять, әтисен күрәчәк бит инде ул. Берәр ерак җиргә киткәндер дә, озак кайтмый торгандыр. Нинди икән соң аның әтисе? Алиянеке кебек озын буйлы, көчлеме ул? Машинасы да бармы икән? Дамирны күрү белән кочаклап алып, яратырмы? Малай юл буена әнә шундый уйлар белән баш ватты. Башка вакытта әнисенең кулына бераз асылынып, теләр-теләмәс кенә атласа, бүген Дамирны тотып тыярлык түгел иде. Әнисе бер атлаганда, ике-өч атлый. Әле киредән йөгереп килеп, тарткаларга да җитешә: «Тизрәк бул инде, әни!»

– Улым, башыңа ки әле, яме! Монда яланбаш керергә ярамый дип әйтәләр.
Тик алар әллә нинди җиргә килеп керделәр. Агачлар, чәчәкләр, тагын ниндидер зур-зур ташлар… Тып-тын. Менә әнисе ак ташларның берсе янына килде. Озак кына карап торганнан соң, эченнән нидер укый башлады, “Их, Фәр-хәт, Фәрхәт…” – дип, елап та алды. Аннан, чардуган эченә сузылып, корыган үләннәрне йолкыды. Дамир, аптырап, әнкәсенә карап торды:
– Әни, кая соң әтием?
Изалия, күз яшьләрен сөртеп, улының башыннан сыйпады:
– Әтиең менә шушында бит инде, улым. Менә монда ята, – диде ул, чардуганны сыйпап. – И, балам, син тере әтиеңне күрәм дип уйлагансыңдыр инде? Очына-очына килдең шул. Кичер, улым, кичер зинһар өчен. Берни дә аңламыйсың шул әле син.

… Ничәмә-ничә еллар узды. Дамир хәзер үзе егет булып үсеп җитте. Мәктәп бетереп, колледжда укып йөри. Әмма бала чагындагы шушы вакыйга, алдануы бер дә онытылмады. Әтисенең үзләрен ташлап китеп, башка хатын белән ике еллап яшәвен, аннан кире кайтып, әнкәсенен аягына егыла-егыла гафу соравын ул үсә төшкәч кенә белде. Ә теге вакытта, Фәрхәт яңадан кайткач, Изалия каты булды, мәлҗерәп төшмәде. Улы Дамир әле тәпигә яңа киткән чагында чыгып китеп, үзләрен җилбәзәк бер хатынга алыштырган кешене ул кичерә алмады. Шуннан соң Фәрхәт анда-монда сугылып, салгалап йөрде-йөрде дә, көннәрдән беркөнне дөнья белән хушлашты. Ул берничә көн кибет буенда күренми башлагач, авыл халкы аптыраган иде. Алай эзләп йөрер кешесе дә юк.

Әтисенең үлгәненә инде берничә ел. Фәрхәтне үстергән үги әнисе кызы белән киявендә тора. Үз-үзенә кул салган ирне лапас артыннан табып алдылар. Изалия, бу хәбәрне ишеткәч, бик озак елады. Аның эчен коточкыч үкенү хисе кимерде. Ире кайткан иде бит, барыбер аның янына кире кайткан иде! Бәлки, аны кертәсе булгандыр? Яратып йөреп кавышкан егете Фәрхәттән соң, сорап-сорап килүчеләр булса да, хатын яңадан кияүгә барыбер чыкмады бит. Хыянәт ачысын татыса да, ул ирен оныта алмады. Менә шулай, бөтен тормышын улына багышлап, әле дә ялгыз яши. Алда ниләр буласын бер Ходай үзе белә. Ә әтисез үсү авырлыгын Дамир кебек атасыз малайлар гына аңласа-аңлар… Менә бүген дә ул, 19 яшьлек егет, кинәт кенә күзенә тулган яшьләрен әнисенә күрсәтмәс өчен: «Мин бераз машинаны караштырам әле», – дигән булып, тизрәк ишегалдына чыгып китте.

 

Нәсимә , Азнакай. Безнең авыл гыйбрәте газетасы

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий