180 км/сәг тизлектә барган машинада биш яшь егет үлә

-- Алина
21 яшьлек егет идарә иткән»Лада Приора» асфальт салучы машинага килеп бәрелгән, аның 18 яшьлек дүрт пассажиры һәлак булган.

 

Тамбов шәһәрендәге Мичуринская һәм Пролетарская урамнары чатында коточкыч юл һәлакәте 22 сентябрьдә иртәнге якта булган. Фаҗигадә биш яшь егет үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Лада Приора» арттан куып килүче юл инспекторлары машинасыннан качып барган. Шаһитлар сүзе буенча, бу автомобиль сәгатенә 180 км чамасы тизлек белән килгән.
Иске автовокзал тирәсендә җиңел машина йөртүчесе идарәне югалткан. Шулай итеп «Лада Приора» асфальт салучы машинага килеп бәрелгән. Бары тик могҗиза белән генә, асфальт салучы эшчеләрнең берсе дә имгәнмәгән, диелгән әлеге хәбәрдә.
«Лада Приора» руле артында утырган егет, тагын өч пассажир егет урында ук һәлак булган. Дүртенче пассажирны хастаханәгә озатканнар. Тик бу егет тә үлгән.

Машина йөртүче егет 21 яшьтә, пассажир егетләр барысы да 18 яшьтә .Якынча версия буенча, егетләр барысы да исерек булган.

Чыганак: Интертат электрон газетасы 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий