- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Дөнья булгач ниләр генә күрмисең дә, ни генә ишетмисең инде. Аның бит барысын да әле белеп, тоеп бетерәсе дә килә. Киноларда күргәнегез бардыр – машина белән кибеткә керүчеләр бар. Ә менә Мөслим районында бер кызыкай машина белән кунакка кермәкче булган.
Ләкин ахыры гына кинолардагыча түгел: машина йөртү таныклыгыннан баш каккан, рүльгә исерек килеш утырган өчен һәм газ торбасын аударган өчен 100 меңнән артык штраф та манчыганнар үзенә. Машина турында әйтеп тормыйбыз инде – күрәсез.
Җитмәсә кызкай ДТП урыннан кача да әле. Ләкин безнең авыл бер урам дигәндәй – кемнең кем икәне, ире дә полиция хезмәткәре булуы тиз ачыклана.