Казанда мәктәп укучысы бакчачы йортын таларга керә һәм йорт хуҗасына пычак белән ташлана

-- Алина

Казанның Авиатөзелеш районының  «Энергетик» бакча бистәсендә  58 яшьлек «Татнефть-Урс» компаниясенең эшчесе, үзенең  бакча йортына кергән һәм аңа пычак кадаган   17 яшьлек укучыны  йорт бүлмәсендә бикләп калдыра . Бу хакта Россия гвардиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез 19 сентябрьдә укучы  егет  ишекне ватып, бакча йортына кереп, аннан 7 мең сумга якын төзелеш инструментларын урларга тели. Ниндидер мизгелдә йортка хуҗа керә, укучы аңа пычак белән суга һәм аның күкрәгенә кадый, — дип хәбәр итә ProKazan.ru.

Шуңа да карамастан, ир-ат үсмерне  йортның бер бүлмәсендә бикләп калдырырга өлгерә. Аннары алар хатыны белән хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакыра.

Гвардия хезмәткәрләре укучыларны тоткарлаган, аңа «Талау» һәм » Һөҗүм итү » маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Зыян күргән кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Бәйле