Көнче егет үзенең сөйгәненә берничә тапкыр пычак кадый

-- Алина

Уфаның Калинин районы буенча тикшерү бүлеге җирле 26 яшьлек егеткщ карата җинаять эше кузгаткан. Ул үзенең яраткан кызын үтерергә җыенуда  гаепләнә.

Башкортстан  буенча Россия Тикшерү Комитетының матбугат хезмәтендә 22 сентябрь иртәсендә фатирда көнләшү нәтиҗәсендә егет белән кыз  ачуланышкан дип хәбәр ителә. Ир берничә тапкыр үзенең 25 яшьлек кызының  корсагына  пычак белән суга.

Вакытында медицина ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә фаҗига булмый калган. Зыян күрүче суд приставлары хезмәтендә эшли, әмма җинаять аның хезмәт эшчәнлеге белән бәйле түгел  , дип аңлатканнар ведомствода.

Хәзер җинаятьнең ничек булганы ачыклана. Җинаять кылуда шикләнелүче тоткарланган, аңа гаеп белдерелгән. Чик кую чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

 

Чыганак: Башинформ

 

Бәйле