Казанда Чехов базарын сүтәләр

-- Алина

Казанның Вахитов районында Чехов базары сүтелде. Элегрәк аны масштаблы реконструкцияләүгә ябулары билгеле булган иде. Социаль челтәрләрдәге фотолардан күренгәнчә, хәзерге вакытта барлык сәүдә павильоннары да җыелган. Рәсемдә базар территориясендә техника эшләве күренә.

Казанның Чехов базары бинасы 50 елларда төзелгән, шуннан бирле капиталь ремонт ясалмаган. Объектны тулысынча диярлек үзгәртеп кору планлаштырыла, дип сөйләде базар җитәкчесе Фидаил Галиев. Аның сүзләренә караганда, реконструкция 1,5-2 ел дәвамында тәмамланачак.

Элеккеге базар урынында масштаблы инфраструктуралы катлаулы бина барлыкка киләчәк. Хәзерге объекттан гөмбәз генә сакланып калачак, ә диварлар сүтеләчәк.

 

Чыганак: Бизнес онлайн

Бәйле