«Күпме генә ирләрне сүксәләр дә, хатын-кыздан бик күп әйбер тора шул!»[гыйбрәт өчен]

-- Алина

Үзем чит районга килен булып төшкә кеше буларак, моның ни икәнен белеп, кызымның еракка китүен беркайчан да теләмәдем. Ике якны тигез күреп йөрешер, эч серләреңне сөйләшеп утырыр үзеңнең туганың юк.

Ирнекеләр какмаса да, барыбер әлләни якын кеше түгел инде алар, «килен» дип, «килгән кеше» дип сынап карыйлар. Аларга, талашкан вакытта булса да, ирдән зарланып, елап алып булмый. Шуңа да кызыма кечкенәдән теләп яшәдем: еракка китмәсен, кияү кеше үзебезнең яктан булсын. Аллага шөкер инде, теләкләрем кабул булды. Укуын тәмамлап кайткач, үзебезнең район егете Рушан белән матур итеп очраша башлагач бик сөендем генә. Чибәрләр, бер-берсенә тиң булырлык пар дидем. Кода-кодагыйлар да үзебез ише: гади һәм эшчән кешеләр.

Балалар өйләнешәсе елны, ниһаять, әллә ничә елга сузылган йорт төзелешен тәмамладык. Фатирдан ихаталы урынга күченәсе килеп, күптәннән хыялландым мин. Әмма һаман да шул юксызлык, җитмәүчелек вакытны сузды да сузды инде. Такта алсаң калайга калмый, калай алсаң тактага җитми дигәндәй. Кызыбыз: “Көздән дә калмаска булдык”, – дигәч, тизләргә туры килде. Алдан ук сөйләшенгәнчә, фатирда яшьләр кала, без йортка чыгып китәчәкбез дип, кодагый буласы кешеләргә дә әйтеп куйдык. Булганнан берәү дә баш тартмый инде, әлбәттә. Алар да бик теләп ризалашты. Шулай итеп, ул елны балалар өчен генә түгел, безнең дә үзенә күрә бер яңача тормыш башланып китте.

Рушан бер оешмада шофер. Акчасы дан дип әйтерлек түгел иде. Әмма хуҗасы хөрмәт иткәч, аны бер дә үзеннән калдырмагач, башка эш белешмәдек тә. Туй уздырганда да оешмадан бүләк булыр дип, арендалаган кафеның берникадәр өлешен җитәкче түләде. Ничек кенә булмасын, бөтен кешегә дә эш урыныннан андый бүләк булмый бит әле ул. Андый җитәкчегә “рәхмәт”тән башка сүз булмады.

Яши башлаганда беребезнең дә ташып акмый инде ул. Яшьләрнең киенәсе, тегендә-монда йөрисе, дуслары белән аралашасы да килә. Матур яшәсеннәр, яшьлек бер генә килә, ди-ди, балаларга атасы белән гел булышкалап тордык инде. Үзебезгә алганда аларны да исәпләдек. Бер кило конфетны ике итеп, ун кило итне егерме итеп алырга тырыштык. “Акча бетте”, – дигәндә, кызны беркайчан да авыр хәлдә калдырмадык. Соңгысын булса да биреп кайтара торган идек. Һаман да аякка бассыннар, тернәкләнеп китесеннәр дип теләдек. Әмма балаларыбызның матди хәле бер дә яхшы якка үзгәрмәде. Бу хәл бала тугач тагын да кискенләште генә әле. Рушан да артыгын тырышмады. Салынган саен салына гына. Безнең аларны ташламаганны белеп шулай ваемсызлангандыр инде ул. Әмма түземлекнең дә кайчан да булса чиге була бит. Хезмәт хакын ике гаиләгә бүлеп без дә тәмам арыдык, дөресен генә әйткәндә. Эш яраткан булу гына мени әле ул, гаиләңне туендырырлык булмагач. Әйтсәң, тавышка китә, араларына кергән кебек була дип, кызым белән зурларча, мәсьәләне уртага салып сөйләштек тә, хәйләкәррәк юл белән барырга килештек. Серне икебез генә белдек.

Рушан эшкә иртә китә, кич кайта. Көн дәвамында кызым белән онык барыбер урамга һава суларга чыкмый калмыйлар. Кайтышлый безгә керәләр. Мин аларны ашатам-эчертәм, үзенә генә тотарга акча бирәм. Ә Рушанның хезмәт хакын төгәл бер айга бүлдек. Шуннан кызым фатир өчен килгән түләүләрне дә түли, ашарларына да алып кайта. Ә кияүнең акчасына авыз тутырып ит тә, җиләк-җимешен дә ашап булмый. Безнең ярдәм белән моңарчы аны-моны сизенмәгән киявебез, тора-бара бөтенләй сула башлады. Чөнки кайтуына кичке ашка йә сыек кына итеп пешерелгән очсызлы тавык шулпасы, йә тары боткасы яисә макарон. Бер сүз дә әйтә алмый, билгеле. Ничек эшли, шулай ашый инде! Хатыны эшләми, кечкенә бала белән өйдә утыра. Җитәмәүчелек арткасында берничә тапкыр тавышланышып та алдылар. Боларның барысын көн дә безгә килгән кызым сөйли. Аңа да авыр. Әмма бүтән юл юк икәнен ул аңлый. Рушан гаиләсен бездән башка туендырырга өйрәнергә тиеш. Хәзер өйрәнмәсә, яңадан соң булачак бит.

Ач карын әрсезләккә тиз өйрәтә ул. 2-3 ай дигәндә, Рушан да хезмәт хакын арттыруга иреште, өстәп тагын икенче эшкә уршашты. Кичләрен дә гел өйдә генә булмады, машинасы белән такси хезмәтен башкарды. Кыскасы, тик ятмады киявебез. Бер эше бетсә, икенчесенә, аннан өченчесенә алынды. Өйгә, ниһаять, кибет аша кайтуны да гадәткә кертте. Авыр чакта баштагы кебек гел безгә ялынудан туктады, ничек тә үзе хәл итәргә өйрәнде. Үткән бер-ике ел эчендә генә дә ничектер олыгаеп, җитдиләнеп китте Рушан.

Җитмәүчелек беркайчан да тыныч кына узмый. Ничек кенә яратышсаң да, шуның аркасында ызгыш, талаш, бер-береңә үпкә барлыкка килә. Әмма шул ук вакытта хатын-кыз бераз гына хәйләкәрлеген эшкә җигеп тормыш алып барса, күпме гаилә сакланып калыр, бер-берсенә булган хисләре сүнмәс иде. Ни генә әйтеп, күпме генә ирләрне сүксәләр дә, бездән бик күп әйбер тора шул!

 

Сәвия, Арча.Безнең авыл гыйбрәте

Бәйле