Уфада алтынчы айфон формасында кабер ташы куйганнар

-- Алина

Уфаның Көньяк зиратында каберләрнең берсендә кеше буе кадәр  биеклектә , алтынчы айфон формасында гранит һәйкәл урнаштырганнар, дип хәбәр итә Ufa1 порталы.

170 см зурлыктагы кабер ташы чын айфонны хәтерләтә.  Арткы панелендә— камера, фонарь, брендның исеме һәм логотип рәвешендә алма да бар. Фасадта мәрхүм кызның портреты. Тавыш көйләү төймәләре дә бар. Мондый ташлар ясату якынча 104 меңгә төшәргә мөмкин икән.  Ufa1 хәбәр итүенчә  бу ташны Кытайда ясатып кайтарганнар.

Әлеге кабер ташын 2016 елның гыйнварында җирләнгән 26 яшьлек Уфа кызына  iPhone рәвешендәге һәйкәл итеп куйганнар.

Бәйле