Җәйге гастрольлләр нәтиҗәсе: популяр җырчылар концертларына тамашачы җыя алмый

-- Алина

Без, гадәттә, сезон тәмамлануга ук, җәйге гастрольләргә йомгак ясыйбыз. Тик быел артистлар Кара диңгез яр буе шәһәрләре һәм курортлары буенча чыгыш ясауларын ничек үтүләре турында сөйләргә ашыкмады.   Әлеге күренеш сәер тоелды, чөнки җәйге концертлар куючыларның социаль челтәрләре  уңышлы видеоязмалар  белән тулган иде: заллар тулы, өлкәннәр һәм балалар чәчәкләр бирә, хатын-кызлар бии, ир-атлар урыннарында кул чаба. Тик быелгы сезон бик уңышлы узмый -бер генә артист та концертта аншлаг җыймады. Хәтта иң текә артистлар да.

Быел  Кара диңгез яр буе шәһәрләре һәм курортлары буенча чыгышларына элек җәй көне ял итеп яткан җырчылар да катнашты.  Шуңа күрә ял итүчеләрнең афишаларның күплегеннән күзләре камашты. Бер җырчы концерт куеп  аппаратураларын җыеп китәргә өлгерми, икенчесе концерты белән килеп җитә.

“Ял итүчеләрнең бөтен концертларга йөрергә акчалары юк. Алар болайда , торак, ашау өчен акча түләгән. Ә концертлар  өстәмә чыгымнар, бигрәк тә ике — өч кешедән торган гаилә өчен. Яраткан артистның концертында  яхшы урын өчен 10 мең сумга якын акча бирергә туры киләчәк. Ә мондый концертлар берьюлы берничә рәттән булса, мәдәни чыгымнар курорт бюджетының саллы өлешенә әйләнә.” , ди  берничә җырчының концертын оештырган  Олег  Семенов.

 

Шуңа күрә быел курот  концертларында  реаль акча эшләүчеләрне бармак белән генә санарлык булган . Григорий Лепнсның  беренче килүендә ген аншлаг була. Шулай ук Дима Билан, Ольга Бузова хәйран тамашачы җыя. Концерт оештыручылар сүзләренә караганда  калган популяр җырчылар   күп кеше җыя алмаган. Хәтта Полина Гагарина да җыя алмаган. Анита Цойның билетлары аз сатылган.

Ә инстаграмдагы тулы заллы видеоязмалар каян килгән диярсез? Күп кенә артистлар ялган популярлык казана башлаган. Артистлар оештыручылардан зал тутыруны таләп итә, аннары үзләренең социаль челтәрләрендә матур итеп видео төшереп кертә икән. Сатылмаган билетларны кайчагында бушлай-санаторийлар, ял йортларына  таратыла. Тамашачылар шулкадәр арткан ки, халык билетлар сатып алудан туктаган. Ә нигә? Бер артистны бушлай чакырсалар, икенчесен дә чакырырлар, мөгаен. Әйтик, Ани Лорак һәм Сергей Лазарев концертларына башка җырчылар белән инде туган гореф-гадәт буенча, ишек ачканнан соң, билетсыз узарга теләгән халявщиклар чират торган. Гастрольләрне оештыручылар сүзләренә караганда, билетларны бушлай таратучы артистлар индустрияне социаль челтәрләрдә эффектлы сурәт өчен генә үтерә.

 

Чыганак: Комсомольская правда
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий