«Шаяртып, әллә үлдеңме, ник тормыйсың дисәк, чынлап торып үлгән!»

-- Лэйсирэ

Бу хәлне таныш апа сөйләде. Ул яшь тә түгел, карт та түгел. Лаеклы ялга чыкты да, үз хуҗалыгында ныклап хезмәт куя башлады: абзарын төзекләндерде, сыер алды, бозавы, сарыклары, тавыклары бар, бакчасында яшелчәсе дә мулдан үсә.

– Мәктәп тәмамлагач, техникумга укырга кердем, – дип үткәннәрен сөйләде ул миңа беркөнне. – Элек юллама белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән урынга җибәрәләр иде бит. Миңа да шундый “бәхет елмайды”. Туган җиремнән 170 чакрым тирәсе ераклыктагы авылга килеп төштем. Бер әбигә фатирга урнаштым, әйбәт кенә яши башладым. Озак та үтмәде, шул авыл егете белән дуслашып, кавышып та куйдык. Ике улыбыз туды. Ирем тракторда эшли, авылдашларына шабашкага йөри. Карышып тормый, кем килсә дә булыша иде. Акча алып кайту юк, исереп кенә кайта. Мондый хәлләр торган саен ешрак кабатлана башлады, әйткәнне дә белмәде. Бервакыт аны күршеләр мал чалырга дип чакырып алдылар. Исереп, аларда йоклап калган бу. Иртүк тәрәзәдән карыйм, ярдәм машинасы килгән. “Кемгә нәрсә булды икән?” дип кенә уйлап куйдым. Баксаң, ирем …үлгән икән, табибларны шуңа чакыртканнар. “Төнлә гырлаган кебек булган иде, ә ул үлеп яткан, шулай дип кем уйлаган. Иртән барыбыз да тордык, ә ул тик ята. Шаяртып, әллә үлдеңме, нигә тормыйсың дип эндәшсәк, чынлап торып үлгән!” – дип исе китеп сөйләде күрше соңыннан.

Шулай итеп 35 яшендәге иремне мәңгелеккә озаттым, кечкенә улларымны кочаклап, каенана белән торып калдым. Еллар үткәч, икенче тапкыр кияүгә чыктым. Бу ирем үземнән бераз гына өлкәнрәк, хатыны белән аерылып шәһәрдән авылга әнисе янына кайткан иде. “Хатыным усал булды”, – дип аңлатты аерылуының сәбәбен. Яшибез шулай, бер ай, ике ай, ярты ел, бер ел. Беркөн әйтә бу: “Син кайчан әрләшә башлыйсың?” – ди. “Нәрсә дип?” – мин әйтәм. “Минем элекке хатын юктан да сәбәп таба иде дә, иртәдән кичкә кадәр авызын япмый иде. Ахыр чиктә ташлап чыгып киттем”, – ди бу. Шулай аңлашып, тыныч кына берничә ел яшәп калдык. Кыяр үстереп сатып, искерәк кенә машина алдык. “Яңа йорт салырбыз, монысы улларыңа калыр, аталарының йорты бит”, – диде ирем. Матур хыяллар, планнар кордык. “Бәхетемне таптым”, – дип ул чактагы сөенүләрем… Ирем беркөнне сыерны прививка ясатырга алып китте. Чират көткәндә хәле начарланып, ерак түгел генә яшәүче туганнарына кереп идәннәренә ауган, су сорап эчкән дә, җан биргән. Гомере буе хатынының ачуланганын тыңлап яшәп, йөрәге беткән булгандыр инде… Бик юаш кына, акыллы кеше иде ул. Миңа “бәбкәм” дип кенә эндәшә иде ул, харап булды.

Авыл җирендә балалар үстерүче ялгыз хатынга ничек авыр икәнен күз алдыңа китерәсеңдер инде. Нишлим, яшәргә кирәк, улларымны үстердем, укыттым. Өлкәне әле армиягә киткәнче техникум тәмамлап өлгерде. Кайткач, полициягә эшкә керү иде исәбе. Тик ни сәбәпледер, армиядә 2 ел хезмәт итеп кайткан таза-сау улым комиссия үтә алмады. Ниндидер чирен тапканнар. Ә солдатка алдылар бит! Юлга дигән акчасын анализ үтү өчен түләп, билетсыз калган, бәгырем. Җәяү төнлә генә кайтып керде. Ә кечесе Чечен сугышына эләкте. Ярый исән-сау кайтты, хезмәттәшләре арасында үлүчеләр дә булган. Хәзер улларым үсте инде, үз көннәрен үзләре күрә, миңа да ярдәм итәләр.

Әле тагын бер иргә димләгәннәр иде. Картаймыш көнебездә бер-беребезгә иптәш булырбыз дип уйлап, аралашырга ризалаштым. Ялгыз да авыр бит. Ул күрше авылдан, үз йортында тора. Хатыны белән аерылуына шактый озак вакыт үткән. Үзе янында кырык яшьтән узган, беркайда эшләмәүче, салгаларга яратучы улы бар. Янына барып өен җыештыра, керләрен юа, хуҗалыгында булыштым. Ул да миңа килеп ир-ат эшләрендә ярдәмләште. Мич ашлары пешерсәм, чакырып телефоннан хәбәр бирәм. Ул килә, бергәләп сөйләшеп утырабыз. Кайчагында ул ит, йә балык, йә тагын берәр нәрсә күтәреп килә. “Пешер әле, синең тәмле килеп чыга”, – дип әйтә иде. Тора-бара бу ирем үзенә ныклап чакыра башлады: “Торырга миңа күчен”, – дип үгетләде. Минем дә йортымны суытасым килмәде, аннан улыннан да курка идем, чөнки бүген аек ул, ә иртәгә исерек. Оныкларым еш авырып тордылар, улыма балаларын карарга ярдәм иттем. Ә бу ир: “Алар сиңа нигә кирәк, куып кайтар”, – дия иде. Ничек инде куыйм ди?! Алар бит әбиләренә кунакка килә. Әти-әниләренә һаман-һаман больничный кем бирсен, алар бит эш кешесе. Тора-бара иптәшемнең “пластинкасы” үзгәрә башлады. Пенсиягә чыккан идем: “Машина алырбыз, пенсияңне картага күчереп, кредит түләрсең”, – дип “сөендерде”. Шаяртадыр дип уйлаган идем, юк икән, килгән саен: “Кайчан машина алабыз?” – дип соравы гадәти хәлгә әверелде. Үз исеменә алырга куша бит, аңлыйсыңмы?! Әле пенсиямне үземнең дә тотып караганым юк. Кирәгемә дип җыештырыбрак барган булам. Яңа мич салырмын, йортның түбә калаен алыштырырмын дигән идем. Бер соравында бөтен көч-хәлемне җыйнап әйттем инде: “Аласың килсә ал машина, син үзең дә пенсия аласың, эшлисең дә. Миңа машина кирәкми!” – дидем. “Алайса, улыңның Чечен сугышында катнашканы өчен түләнгән акчаны күчереп барырсың”, – ди бу. Бу сүзенә бөтенләй ушым китте, ничек инде, улымның акчасы аңа тиешме? Хушлаштым мин аның белән. Миннән соң бер марҗа алган икән, ул да кайтып киткән. Тагын бер хатын алган, анысы машина алып бирер әле, көтсен.

Дөньяда шундый кешеләр дә була икән. Әлеге ир белән саубуллашкач, ялгызлыкның да яхшы нәрсә икәненә төшендем. Бер үземә бигрәк рәхәт, тыныч, улларым янәшәмдә, иң мөһиме – акча сорап теңкәмә тиюче юк. Ходай исәнлек бирсен.

ДИЛӘ (адресым редакция өчен генә).

tatyash.ru
Фото: https://pixabay.com

Бәйле