Казанда җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнергә мөмкин

-- Алина

1 ноябрьдән Казан үзәгендә түләүле парковкаларда  стоянка өчен түләү  артачак. Казанлыларга җәмәгать транспортына күчергә  киңәш иткәннәр иде инде. Ләкин җәмәгать транспортында йөрү бәясе дә артырга мөмкин икән.

Җәмәгать транспортында йөрү бәясе ике ел үзгәрмәде. Тик  бәяне арттыру февраль аенда ук уйланыла. Юл йөрү бәясе күпмегә артыр, анысы билегесез. Тарифны арттыру турында рәсми карар кабул ителгәннән соң, казанлыларга рухи яктан әзерләнү һәм акча туплау өчен тагын 10 көн булачак, дип хәбәр итә  e-Kazan.ru

Бәйле