Гүзәл Уразованың яңа клибын газчы төшергән? [видео]

-- Гузель

Җырчы Гүзәл Уразованың тагын бер матур клибы чыкты. Үзе генә башкарган «Сөю фәрештәсе» җырына чыгарылган клип. Аны без Youtube каналында карый алабыз.

Гүзәл Уразова клипның килеп чыгу барышында килеп чыккан кызыклы мизгелләр белән дә бүлеште.

«Бүген кич «Сөю фәрештәсе» җырын Youtube каналында карый аласыз. Күптән түгел бу видеоны төшерергә кастинг уздырган идек. Бер матур кызны сайладык. Ничек килеп чыккан икән? Видеоны профессионал төшермәде. Ул профессиясе буенча газчы. Менә шундый «фарш». Җырга килгәндә, шундый «а-ля 80-ые» бер җыр эшлисе килгән иде. Чак кына соңрак «Көзге ярату» дигән Илдар белән җырлаган җырны да күрә алырсыз. Барлык яңа җырлар, клиплар иң беренче булып безнең Youtube каналында барлыкка киләчәк», дип Инстадуслары белән уртаклаша.

Фото: Гүзәл Уразованың Инстаграмыннан алынды

Бәйле