Татар артистлары рекламаларга яраткан хиҗама турында белгеч фикере

-- Лэйсирэ

Социаль челтәрләрдә танылган берничә яшь артист хиҗама ясатуы турында хәбәр итте. Без кечкенә чакта салкын тигәч аркага банка куеп дәвалау бар иде. Хиҗама шуңа охшаган, әмма ул махсус банкалар эченә кан суыртудан гыйбарәт һәм гарәпчә “хәҗем” сүзеннән алынып, “суыру” дип тәрҗемә дә ителә икән.

Артистлар әлеге процедураны бик мактаганнар, яшәреп, җиңеләеп китүләре турында язганнар. Хиҗама хакында “кан чыгарып дәвалау — борынгыдан килгән, мөселманнар киң кулланган дәва” дип колакка чалынганы бар иде. Карап торышка куркыныч тоелган, кайчандыр тормыштан кысрыклап чыгарылып, онытылган, инде халык медицинасына яңа көч белән әйләнеп кайткан хиҗаманың “төбенә тоз коярга” булдым әле. Бу дәваның нечкәлекләре хакында Татарстанда махсус хосусый клиника ачып, хиҗама ясый башлаган беренче кеше — Әбдеразаков Рияд Рәфыйк улыннан төпчендем.

— Рияд, хәзер Казанда атлаган саен диярлек түләүле клиника, әмма аларның күбесе диагностика белән шө­гыльләнә, традицион медицинага нигезләнеп дәвалый. ә сез нигә тәннән кан су­ыр­тып дәвалау — хиҗама ысулын сайладыгыз?

— Чөнки хиҗама — яман шештән кала барлык төр чирләрне дә дәвалаучы иң нәтиҗәле ысул. Моны зур тәҗрибәмнән чы­гып әйтәм. Мин Яшел үзән шәһәрендә, дини гаиләдә тудым. Аннан Себергә күчеп киттек. Врач туганнарым күп, алар йогынтысы белән, Сургут медицина институтын тәмамладым. Хирург белгечлеге алдым. әмма дәүләт медицинасында эшләмәдем. Кабат Казанга әйләнеп кайткач, Русия Ислам университетында белем алдым. әтиемнең Буада дуслары күп иде. Мин дә Буа егетләре белән дуслаштым. Бервакыт, бик каты салкын ти­гәч, Илмир исемле дустым (ул хәзер Буа районы имам-мөхтәсибе) миҗа хиҗама ясады. Файдасын тиз тойдым. һәм элек мөселманнар арасында киҗ таралган әлеге дәвалау ысулы белән кызыксына башладым. Бу вакытта өйләнгән идем инде. Хатыным Алия медицина вузын тәмамлаган фармацевт. Без икәү Мисырга чыгып киттек. Ул бик ярлы ил. Дәвалану кыйммәт. Шуҗа кул астында нәрсә бар, шуныҗ белән дәваланалар, халык медицинасына өс­тенлек бирәләр. Пәйгамбәрләр заманыннан килүче хиҗама белән дәвалау киҗ таралган. Без Каирда әлеге дәваныҗ теориясен белеп, нинди чирләр вакытында тәндәге кайсы нокталардан кан суыртырга яраганын өйрәнеп кайтып, хатыным белән үзебезнең илдә шул юнәлештә эшли башладык.

— Кайчан иде ул?

— Моннан 17 еллар элек. әле биредә кан чыгарып дәвалау, дәвалану турында уйлаган кеше дә юк иде. Тәҗрибә туплау өчен хиҗама ясарга кеше таба алмый аптырап беттек. Кая анда кешедән акча алу, үзем түләргә риза идем. өйдә туганнарга, танышларга, дусларга ясаудан башладык. Хиҗама турында хәтта мөселманнар да белми иде. Югыйсә, ул исламда сөннәт санала, Пәйгамбәребезнең: “Иҗ яхшы дәваларныҗ берсе — кан алдыру” ди­гән хәдисе дә бар.

Шулай тәҗрибә туплап, шактый йөреп, сертификат алып, хосусый клиника ач­тык. Мин ирләрне дәвалыйм, хатыным — хатын-кызларны.

— Нидән гыйбарәт ул дәва?

— Башта тиешле урынга нәни насослы махсус банка куела һәм банка эченә һава суыртыла, тән каралып кызара, кабара. Шул урынга кан алганда бармакны тишә торган нәни пычак белән бик кечкенә кисемнәр ясала һәм кабат банка куела. Кисемнәрдән начар кан чыгудан туктагач, банканы алабыз. Мо­җа ун-унбиш минут, ярты сәгатьләп вакыт китә.

— Белгечләр: “Организм — камил механизм, анда начар кан була алмый, кан һәрвакыт яңарып тора”, — диләр бит… Канны бавыр чистарта. Аннан хатын-кызларныҗ каны даими чистарып тора, бала тапкач, гомумән, кан алышына дип бе­ләбез.

— Бавыр канны чистартып бетерә алмый. Телә­сә-нәрсә ашасаҗ, эчсәң, аз хәрәкәтләнсәң, бавыр үзе дә пычрана, туза. Хатын-кызларныҗ ай саен чистарынуы да бүтән тема.

Капиллярларга, тире астына организмдагы токсиннарны, зарарлы компонентларны үзләренә туплаган кан җыела. Хиҗама — шул пычранган, “картайган” канны суырып алып, организмны чистарту, дәвалау, яшәртү ул. Суыртып алынган кан урынына кислород белән баеган яҗа, чиста кан барлыкка килә.

— Бу дәваны сөлек салдыру белән тиңләп була, димәк?

— Өлешчә. Сөлек ул мах­сус ферментлар җибәреп, канны сыегайта, аны алгач шактый вакыт кан агып тора. Аннан сө­лекнеҗ аллергия бирү куркынычы да бар.

— Даими кан бирүче донорларның да каннары алмашынып, чистарынып тора түгелмени?

— Аларның канын венадан алалар. Анда чиста кан күп югала. Канны бу рәвешле чамасыз күп бирүнеҗ начар нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Гадәттә, мактаулы донорларныҗ кан басымнары уйный башлый. Басым югары яки түбән булса, аңлашыла әле, кирәкле даруны кабасыҗ да җайлыйсың, ә ул йә төшеп, йә менеп, “сике­рә” башласа, бик авыр.

— Сезгә күбесенчә кемнәр килә: мөселманнармы, яшьләрме, картлармы?

— Төрле дин кешеләре һәм төрле яшьтәгеләр. Чит өлкәләрдән, хәтта чит илләрдән дә киләләр. Бик кечкенә балалардан кала, барлык яшьтәгеләрне дә дәвалыйбыз. 90 яшьлек әбиләр, бабайлар да килә. Инсульт кичереп, инвалид арбасында утырган кешеләрне дә алып киләләр.

— Күбесенчә нинди чирлеләр?

— Чирләп китмәс өчен профилкатика максатыннан дәваланучылар күп. Шулай ук инсульттан, арт­рит, артроз, глаукома, шикәр диабеты, гипертония, тире авырулары, туберкулез, кан тамырлары тыгылу, баш авырту — күптөрле чирдән арынырга киләләр.

— Шикәр диабетыннан да файда күрәләрме?

— Әйе. Билгеле, ул чирдән тулысынча терелү мөмкин түгел, әмма хиҗамадан соҗ кандагы шикәр шактый вакыт нормада тора. Аннан соҗ без комплекслы дәвалыйбыз, шифалы үләннәр дә тәкъдим итәбез.

Шулай да, төгәл нинди чирләрдән дәвалый ул хиҗама?

— Йөрәк-кан тамырлары, сулыш юллары, ирләр, хатын-кызлар чирләреннән, ДЦП, йокысызлык, аллергия, тире авырулары, остеохондроз, ревматизм, бавыр, бөер авыруларыннан — кыскасы, белеп дәвалаганда, барлык чирдән дә. Хиҗама белән бары тик ракны гына дәваларга ярамый һәм гемоглобины түбән авырулар белән сак эш итәргә кирәк.

— Ә сез кешенең ни­нди чир белән килүен кайдан беләсез? Медицина картасын сорыйсызмы?

— Юк, медкарталарын түгел, ә кайчаннан бирле кайсы җирләре ничек авыртуын җентекләп сорашабыз.

— Йогышлы чирләрнең, әйтик, туберкулезның, тире авыруларының бүтәннәргә йогу куркынычы юкмы?

— Безнең клиникада — юк! Бездә чисталык, һәр коралныҗ стериль булуы — төп таләп, чөнки тән-кан бе­лән эш итәбез. Заманында массаж бик популярлашып, ике кешенеҗ берсе диярлек массажчыга әйләнгән кебек, хәзер хиҗама модага әверелде. Элек тә ул мөселман илләреннән тыш, европалыларда да киҗ таралган булган. Хәзер дә дөнья күләмендә яҗадан популярлашып китте. Нәрсәсе бар аныҗ дип, бу дәва ысулына җиҗел карап, аны медицина та­ләпләренә бөтенләй җавап бирми торган шартларда ясаучылар да барлыгын беләм. Коръәндә хиҗаманы ай календаре белән 17се, 19ы, 21е үткәрү хәерле булуы турында язылган. Шул көннәрдә килүче мөселманнар да бар, әмма андыйлар сирәк. Хиҗаманы фәлән көннәрдә генә ясатырга ярый, бүтән көннәрдә файдасы булмый дип, Коръәндә булмаганны бар итеп сөйләүчеләр дә очрый.

Аннан соҗ, хиҗаманы башка ясаганда ул урыннан чәчне кырып алу мәҗ­бүри, чөнки тире астына әшәке керүе, аннан зур проблемалар килеп чыгуы бар. Чын хи­җамачылар моны белергә тиеш. Аннан соҗ тәнне тишкәләп кенә чыгу да дө­рес түгел, тирән булмаган кисемнәр ясарга кирәк.

Хиҗама ясау өчен белем, тәҗрибә, яхшы эш кораллары, уңайлы шартлар кирәк. Бу дәваны нәрсәдән эшләнгәне дә билгесез, сыйфаты шикле банкалар белән ясаучылар да бар. Пыяла — медицина өчен идеаль материал санала. Шуҗа без пыяла банкалар гына файдаланабыз, аларны өч төрле ысул белән стерильләште­рәбез. Элек, пәйгамбәрләр заманында, банка урынына мөгез кулланганнар, әшәке канны авызлары белән суырып алганнар.

— Бер кешегә күпме банка куела?

— Авыруына, хәленә карап. Төрле чирне дәвалаганда төрле нокталарга икедән алып, унбишне дә, егерме-утызны да куябыз. Бары унбиш банка өчен генә акча алабыз.

— Күпме?

— Өч мең сум.

— Хиҗама ясатырга әзерләнергә, аннан соң нәрсәдер эшләргә кирәкме?

— Бу процедура ясатыр алдыннан өч сәгать аша­маска, ә хиҗамадан соң өч көн мунча кермәскә, туңып, салкын тиюдән сакланырга кирәк.

— Аны айга, елга ничә тапкыр ясатырга ярый?

— Профилактика максатыннан айга бер тапкыр. Кайберәүләр, әйтик, аркалары, җилкәләре сызлаган, башлары авырткан кешеләр бер-ике ясатудан ук файдасын сизәләр. ә хроник чирлеләргә биш-алты тапкыр ясату сорала.

— Бер сеанста күпме кан алына?

— Якынча 400-500 грамм­.

— Хиҗаманы тәндәге барлык җиргә дә ясарга ярыймы, эзе күпмегә кадәр саклана?

— Тәннең теләсә-кайсы өлешенә ясарга ярый. Канның кайдан алынуына карап, дәва эзе берничә көндә дә, бер атнада да юкка чыгарга мөмкин.

— Үзегезгә дә хи­җа­ма­ны даими ясыйсызмы?

— Әйе, миндә йөрәк чире. Яшь чакта автобус­та бар­ганда йөрәк өянәгеннән егылган идем хәтта. Элек сул якка ята да алмый идем. Хиҗама ясый башлаганнан бирле, Аллага шө­кер. үзебезгә, балаларга салкын тигәндә дә шушы ысул бе­лән дәваланабыз. Файдасы бик тиз сизелә.

Әңгәмәдәш — Назилә САФИУЛЛИНА.

http://tatyash.ru

Бәйле