Ваһапов фестивале: Фердинанд Сәләхов үзен фольклор җырлаучылардан бердәнбер дип санаса да, берәүне дә фольклорга өйрәтми

-- Алина

Ваһапов фестивале быел сезон ачылышына ныклап әзерләнергә керешкән.Бу хакта күбрәк мәгълумат җиткерү өчен матбугат конференциясе уздырылды. Фестиваль ике зур чарага бәйле булачак. Беренчесе Рәшит Ваһаповның 110 еллыгы булса, икенчесе исә – 2019 елда фестиваль 15 еллыгын бәйрәм итә. Фердинанд Сәләхов сценарий авторы һәм Айсылу Габдинова белән алып баручы буларак, әлеге чарага бик җитди караганын белдерде. Продюсер Рифат Фәттахов аңа җаваплы вазыйфаны юкка гынатапшырмаган. Чөнки Фердинанд Рәшит Ваһаповны башка җырчыларданөстенрәк саный. “Аның кебек җырлар өчен, Рәшит булып туарга кирәк” –диде ул.

— Рәшит Ваһапов җырлый ала торган гына җырлар бар. Аны Илһам ага Шакиров та, мин дә башкара алмыйм. Ваһаповка кадәр җырчылар “ха- ха-ха” – дип җырлаганнар, ә аннары соң Илһам агалар килгән. Аларның күпме изелүләре, әмма шулай да сыгылмаулары тавышларында сизелә. Фердинанд Сәләхов әлеге кыйммәтләрне аңламаучы җырчылар юк дип саный. Шулай ук Рәшит Ваһаповны башкалар өчен уку әсбабы итеп күрүен дә әйтте. Чөнки заманында Рәшит җырчыларны үзе таба торган булган.

“Без хәзер каршыбызга берәр кеше килеп чыкса, аны сәхнәдән төшерергә, батырырга тырышабыз. Ә ул киресенчә, сәхнәгә җырчыларны чыгарган” – дип борчылды Фердинанд. Шулай да 110 елдан соң да Ваһаповның җырлары тыңлануына кәнәгать ул. Чөнки яшьләрнең әлеге фестивальдә ничек җырлап үсүе күренеп тора ди.

Фердинандның үзенә дә яшьләр фольклор җырлау буенча мөрәҗәгать итәләр икән. Ләкин ул  укытырга берәүне дә алмый. “Минем укучыларым юк” – дип сөенеп әйтте  ул бу турыда. Үз укучыларының булмавының уңай ягы – конкурсларда гадел хөкем итү булып тора. Чөнки күп кенә бәйгеләрдә жюри әгъзасы итеп профессорларны куялар, ә алар үзләренең укучылары белән киләләр дип белдерде. Аның сүзенә Рифат Фәттәхов та кушылды: Профессорлар килсәләр дә, безнең бәйгедә җиңүчеләр һәрвакыт дөрес сайланыла. Аларны без иҗатта эзсез югалмавыннан күрәбез дип, Рөстәм Асаев, Гөлназ Асаева, Марсель Вәгыйзов һәм башка җырчыларны атап үтте. 9 октябрьдә гала-концертта танылган күп кенә җырчылар чыгыш ясаса да, Фердинанд Сәләхов үзен фольлор җырлаучылардан бердәнбер дип саный. Шуңа күрә Ярамирны әлеге юнәлештә “интектерәм” — ди.

Ә Фестивальнең күңелле яңалыгына килгәндә, ул –Рафаэль Ильясовка Рәшит Ваһапов исемендәге премия тапшыру булачак

 

Рәфидә Галимҗанова // Tatar-today порталы

Бәйле