Ун яшьлек кыз бала вәхшиләрчә үтерелә

-- Алина

30 сентябрьдә Томск өлкәсендә 10 яшьлек кыз өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Баланың әбисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Томск өлкәсе буенча Тикшерү комитетында «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Бу турыда комитетның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Оператив хезмәткәрләр бер тәүлек эчендә баланың мәетен тапкан. Кызны вәхшиләрчә үтергәннәр һәм мәетен Нарга авылы янындагы урманда күмеп калдырганнар.

Баланы үтерүдә шикләнелгән 34 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул шушы төбәк кешесе. Хәзерге вакытта аның белән оператив гамәлләр башкарыла. Аны балага карата вәхшиләрчә җинаять кылуда гаеплиләр. Бу ир-ат тагын башка җинаятьләр дә кылмады микән дип шикләнәләр.

Чыганак: Интертат электрон газетасы 

 

Бәйле