“Бүлмәгә түгел, кабергә куялар мондый чәчәкләрне”

-- Алина

Башка тулай торакка күчкәч, тәрбияче хатынның йомшак холыклы булуына исем китте. Андыйлар да бар микәнни дөньяда дип гаҗәпләндем. Элекке торактагы тәрбияченең усаллыгына чыдый торган түгел иде. Бүлмәгә кинәт килеп кереп, җыештырылган карават өстендә утыруыңны күрсә – бетте баш! Урындык ни өчен, янәсе. Бүлмәдәш кызны елатты ул хәтта. Егете аңа ясалма чәчәкләр бүләк иткән иде. Тәрбияче аларны күргәч: “Бүлмәгә түгел, кабергә куялар мондый чәчәкләрне”, – диде. Аның “ярамый”лары, гомумән, бик күп иде, барысын да санап тормыйм.

Тәрбияченең монысы сирәк күренде, юкка-барга бәйләнеп йөрмәде: биредә гаиләле кешеләр күбрәк яшәгәнлектән, аларны тәрбия кылуның файдасыз һәм мәгънәсез икәнен аңлады микән? Күренгән очракта да, зыялы, тәртипле икәнлеге сизелә иде. Һөнәре буенча укытучы икән, моңарчы мәктәптә эшләгән. Бу эшкә торырга урын кирәк булганга ризалашкан. Тулай торакта вакытлыча “служебный” бүлмә биргәннәр үзенә, ире һәм өч баласы белән шунда күченгән. Аңарчы кайда яшәгәннәрдер, сорарга яхшы түгел иде.

– Иремдә сөяк туберкулезы, сызлануына чыдый алмыйча, төннәр буе ыңгырашып-сыкрап чыга. Бик кызганам үзен, ничек ярдәм итәргә белмим. Табиблар биргән дәва да килешми, үз хәлен үзе генә белеп йөри, – дип зарланды ул бервакыт.

Бер-ике тапкыр күреп калдым ирен. Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле кеше иде: читтән караганда авыру дип уйламассың да. Кеше арасында сиздермәскә, сер бирмәскә тырышкандыр инде.

Көннәрдән бер көнне тулай торакны җан өшеткеч хәбәр дер селкетте: әлеге ирне, бүлмәләренә үк кереп, чәнчеп үтергәннәр. Моңарчы андый ерткычлыкның булганы юк иде. Кайсы явызына зыяны тигәндер бичара авыру кешенең?! Хәлнең ничек, ни сәбәпле булганын тәгаен белә алмадым: төрлечә сөйләделәр бу хакта. Ирсез калган хатын коточкыч хәлне ничек кичерер, өч баласын берүзе ничек үстерер дип борчылдык.

Ул көннән соң бер ай чамасы үтте микән, эштән кайткач, күрше бүлмәдә шау-шу ишеттем. Кырык яшьләрдәге ир белән хатын яши иде анда. Ярыйсы ук тәртипле күренсәләр дә, ара-тирә салгаларга яраталар иде. Шул бүлмәдән чыгып килүче тәрбияче хатынны күреп, шаккаттым: лаякыл исерек, чәче-башы тузган, аякларында чак басып тора. Язмышыннан зарланып, нидер әйтмәкче була үзе, тик теле тыңламый. Менә сиңа безне тәрбияләргә тиешле кеше!

Шуннан “тезгененнән ычкынды” ул. Кайгыдан шундый хәлгә төшкәнме, әллә моңарчы ире генә тотып-тыеп торганмы үзен?

Тулай торактан бөтенләйгә китәр алдыннан күрдем мин аны. Бераз салмыш иде.

– Мин моңарчы дөрес яшәмәгәнмен икән, – диде ул. – Ирем, балаларым дип тырыштым, кол кебек яшәдем, үзем турында бөтенләй уйламадым. Хәзер генә дөньяга күзем ачылды. Әле бик карт түгел икәнмен бит! Онытылып күңел ачып каласым, ләззәт дөньясында йөзәсем килә. Гомер бер генә бит. Элек иремә генә табындым, аның сыкрануларыннан туйган идем инде. Хәзер миңа күз салучылар күбәйде. Сөяркәләрем дә бер генә түгел. Үземне яратуларын тою шулкадәр рәхәт! Бик күңелле икән ул чын тормыш!

Аның сүзләрен вахтер апа да ишетеп торган икән.

– Их, шайтан коткысына бирелгән бит бу хатын. Эштән куарлар инде аны, кая барыр икән? Балалары бигрәк жәл. Ә бит нинди әйбәт гаилә иде!.. – диде ул, авыр сулап.

Мин дәшмәдем. Олыларга киңәш бирү өчен башым яшь иде әле.

 

Галиябану ХУҖИЕВА. Казан.Татарстан яшьләре

Бәйле