- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында зур фаҗига булган. Янгын чыгып, берүзе ике бала тәрбияләүче хуҗаның ике катлы йорты көл була. Бу хакта ntr-24.ru телеканалы хәбәр итә.
Фаҗига килеп чыккан вакытта әтиләре эштә, бер улы — мәктәптә, икенчесе ишегалдында булган. Янгын чыгу хәбәрен ишетеп, Өлкәннәр көненә багышланган концертта утыручы авыл халкы ярдәмгә ашыга, әмма йортны саклап кала алмыйлар.
Өсләренә кия торган киемнәре, уку кирәк-яраклары – барысы да янып беткән.
Хуҗаның уллары 7 һәм 9 сыйныфларда укый. Балалар вакытлыча, аерылышканнан соң аерым яшәүче әниләре янына, әтиләре туганнары янына сыенган. Авыл халкы һәм мәктәптә бу гаиләгә булдыра алганча ярдәм итәргә ышандыра.
Чыганак, фото һәм видео: ntr-24.ru