«Суд юлында йөрисегез килмәсә, ул тәкәгезне суегыз”

-- Алина

Кышкы салкын көннәрдә бозау, бәрәннәрнең – өйдә, аралыкта, ә яңа туганнарының сәке астында асрала торган чаклары. Шундый салкын көннәрдә сыер бозаулыйсы яки сарык, кәҗә бәрәнлисе булса, авыл халкы төнлә дә юньләп йокламый, кулына керосин фонаре тотып, карарга чыга иде. Шулай сагалап тормасаң, бозау, бәрәннәрнең ике-өч сәгать эчендә катып үлүләре дә бар. Яңа туган бәләкәчләрнең кайчак салкыннан колак очлары ката, андый вакытта өйгә алып кергәч, әниләрен дә өйгә кертеп имезгәч, колакларын йомшак чүпрәк белән ышкый торгач, бәрәннәр тернәкләнеп китәләр. Колакларының очлары өшеп төшкән вакытлар да була, шул яртылаш колак белән дә үсәләр.

Безнең урамда нечкә күңелле, тыңлаучан, бик тә итагатьле малай бар иде. Бервакыт шуларның сарыгы бер генә бөртек кара бөдрә йонлы бәрән китергән. Сарыклар гадәттә ике бәрән, ә кәҗәләр өчәр бәти тудыралар иде. Шушы бәрәнне малай аеруча яраткан. Мәктәптән кайтуга, иптәшләреннән аралап, сәке астыннан чыгара да, сәкегә бастырып, үзе дә дүрт аякланып тәкә бәрәнне сөзешергә өйрәтә. Олылар күрмәгәндә аңа кашыклап сөт каптыргалый. Соң, болай да берүзенә бер әни бит инде! Менә йорттагы тагын ике тәкә бәрән белән бергә бу бәләкәчне дә печтерер вакыт җитә. Малай елап, ялварып, кара бөтеркәне бу операциядән саклап кала. Ә печкән бозау, бәрәннәр гәүдәгә кайтышрак булып үссәләр дә, итләре тәмлерәк була.

Бозау-бәрәннәр инде сарайга, ишегалдына чыгарыла башлагач та малай теге тәкәне һәрвакыт аралап, ипиләр каптыргалап тора. Мәктәптән кайтып керүгә, ишегалдына чыгарылган булсалар, тәкә үзе әнисен ташлап малай каршысына йөгереп килә. Малай җиргә тезләнеп тәкә белән сөзешә, кочаклап битләреннән үбә, тәкә дә аның битләреннән ялый. Маллар көтүгә чыга башлагач, тәкә инде гәүдәгә дә үсеп киткәч, теләсә-кемне куркытып, куып сөзә башлый. Бер бәләкәй, арык көтүчене дә бастырып куа, тегесе чыбыркы белән бер-икене сыдыргач кына тынычлыкта калдыра. Малай белән һаман шулай дустанә аралаша, сөзешкәндә дә шулай йомшак итеп, шаярып кына сөзешә.

Берзаман ул көтүдән вакытында кайтмый башлый. Бер бәләкәй малайны сөзеп җирдә тәгәрәтә, көянтә-чиләк белән судан кайтучы хатынны арттан килеп сөзә, тегесе көянтә-чиләкләрен ташлап йөгерә. Бу хәлләрдән соң тәкә хуҗаларына авыл халкы: “Берәр баланы имгәтеп суд юлында йөрисегез килмәсә, ул тәкәгезне суегыз”, – дигән шарт куя. Аларның исәбе көзгә яки кышка гына сую бит инде.

Бу хәлләр синең аркада дип, гаиләдә малайны да сүгеп ташлыйлар. Малай тәкәне сую турында ишеткәч, елап каршы килә, бәрәнне авыл башындагы чокырга алып барып, бер тал агачына бәйләп куя, алдына үләннәр йолкып сала. Мәктәптән кайткач олылар күрмәгәндә чиләк белән су күтәреп китә, бераз ипи дә кыстырып бара. Икенче көнне әнисе малайның артыннан күзәтеп барып, бәрәннең кайдалыгын белеп кайта һәм малай мәктәптә вакытта тәкәне алып кайтып суялар. Малай кайтып керүгә казанда аш кайный, мичтә бәлеш пешә. Ул йөгереп ишегалдына чыга, бакча, абзар-кураларны барлый, мунча артында тарттырылып куелган тирене күргәч, өйгә кереп әнисе күкрәгенә капланып елый. Берничә көн теге чокыр янына барып утырып, ямансулап, сагышланып кайта. Шушы тәкә ите ашалып беткәнче бер генә кашык шулпа, бер генә калҗа ит тә капмый, ипи-чәй белән генә тора. Әнисе улын жәлләп, аңа бикле сандыкта гына сакланучы прәннек-печенье биргәли.

Бу малайдан яхшы ир, әйбәт әти чыкты. Шешә күтәреп урамда болганып, тәмәке пыскытып, кешеләргә юл да бирмичә өерләре белән йөрүче яшьләргә гыйбрәт булмасмы дип яздым әлеге язмамны. Хәер, алар газета укымый шул. Укып гыйбрәт алырлыклары, алтын вакытларын бушка уздырып, эшләмичә урамда киләп сарып йөрми дә инде аның…

 

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.  Татарстан яшьләре

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий