«Никадәр әйбәт булма, мин – “себерке”, кызым “уйнаш бәрәне” дигәнне ишетеп яшәдем»[язмыш]

-- Алина

Хисләр мең төрле. Сагыну, ярату, кызгану, нәфрәт, җирәнү, хөрмәт – менә шушы алты хис калганнарын ишәйтә, төрләндерә. Кешене шушы алты хис яшәтә, алга таба бөтен киртәләрне җимереп, авырлыкларны күтәрергә ярдәм итә. Ләкин шунысы да бар, әлеге хисләргә таянып, аерым кешенең аерым эшенә төрле кеше төрлечә бәя бирә. Яшүсмер вакытта бер төрле караш, тора-бара ул үзгәрә, шуңа күрә, кеше гамәленә бәя биргәндә, аның яшенә карап ташлама ясарга кирәктер. Мине инде 43 ел элек булган вакыйга нык борчый, төшләремә керә. Хәзер дә анык җавап бирә алмыйм: үлемдә ул кыз, чыннан да, гаеплеме соң? Мин ул вакытта дөрес эшләдемме?

Безнең районда булды ул куркыныч хәл, бәлки әле күпләр хәтерлидер дә. Ул авылда дус кызым Ләлә (исемнәрен үзгәртәм) яшәде. Көнендә генә килеп-китеп йөргәч, андагы кешеләрнең күбесен белми дә идем. Хәзер, бик күп уйлаганнан соң, бу вакыйганы газетага язарга уйладым.

Ул авылда искиткеч чибәр, ялгызы гына минем яшьтәге кыз үстерүче, умартачы әтисе белән яшәүче, эшкә бик булган, һәрьяктан килгән хатын яши иде. Аның кызы Ания минем дус кызымның сыйныфташы, дусты. Шунлыктан арада серләр юк. Ул вакытта мәктәп укучылары арасында хат язышу гадәте бар иде бит. Мин дә Ләлә белән шулай дуслашкан идем. Аның әти-әнисе укытучылар, минем әти дә инде сугышка кадәр үк мәктәптә укыткан кеше, шунлыктан без тиз дуслаштык. Әти-әнисе бик тәртипле, ачык йөзле, кунакчыл. Миңа бары бер хәл бик сәер тоела: әгәр Ания килеп керсә, йөзләре кара коела, кызның сәламен теләр-теләмәс кенә алалар, шул ук вакытта үз кызларына каты кисәтүле караш ташлыйлар, бигрәк тә әнисе. Тора-бара күп нәрсәләрне аңладым үзе, тик аңа кадәр әле күп вакыйгалар булды, икесе йөрәгемдә мәңге җуелмас авыр эз калдырды.

Бервакыт мин кунакка дустым Ләләне тугел, ә Анияне алып кайттым. Әнинең шундый гадәте бар: минем иптәш кызларыма үзенә күрә сынау үткәрә, бу юлы да шулай булды. Кичке аштан соң мин һәрвакыт сыер саварга чыгам, әни табак-савыт юып кала. Абый урамга “йөгерергә” чыга, ягъни, инде 30дан узган күсәк булса да, әнидән качып тәмәке тарта. Кечкенә апаның Казанга укырга кергән елы. Энем Алмаз, ашап бетерүгә, дус малайлары янына урамга тая. Әни сыный: дус кызым әнинең табак-савыт юганын карап утырамы, әллә үзенә юарга рөхсәт сорыймы? Сыерны савып, сөтне сөзеп куйдым да, шунда торган суда аяк-кулларымны юып өйгә керсәм, әни белән Ания чөкердәшеп утыралар. Бераз тыңлап торгач, үтә гаҗәпсендем: Аниянең шулкадәр төпле, олы кешеләрчә фикерләп, бер тигезлектә торып сөйләшүе таң калдырды. Бигрәк тә әни сәер тоелды – Аниягә карап бөтенләй йотылып беткән. Кара әле бер генә: Аниягә “кызым” ди.

20 минут эчендә ничек тагын бер “кызлы” булган соң әни? Сөйләшкән темаларын ишет тагы, кыш чыгарлык утын, печән турында сөйләп утыралар! Туйган инде ул уфалла арбасыннан, гарык. Искә төшсә дә калак сөяге чатнап китә. Тора-бара сүзләре бакча эшләре, гөлләр тирәсендә әйләнә башлады, аннан соң дәвага яраклы үлән-тамырларга ялганып китте. Карале, бу Ания “әпчи карчык” та икән бит әле! Эчтән көлеп утырсам да, тыңлый торгач шуны аңладым: бу кыз шулкадәр белемле, тормышны шундый якыннан белә, шундый иртә җитлеккән, үзенең 13-14 яшендә ул минем әни белән янәшә утырып, үз ише белән сөйләшкән кебек сөйләшә ала. Шул ук вакытта бала-чага кебек эчкерсез дә, олы кешегә хөрмәт белән карый, җитмәсә тыңлый белә, тыңлата белә. Минем әни юк-бар кеше түгел, теләсә-кем белән җәелеп сөйләшеп утырмый, аңа колхоз рәисләре килә киңәшкә!

Ул арада бәйли башлаган оек, бияләйләрен күтәреп, Мөгәллимә апа, Мәликә апа, Сәүдә әби, Нурания апалар керде. Минем әни бөтен Түбән Козгынчыда шәл бәйләүче бердәнбер кеше. Мин мамык аялыйм. Ания тагын бер мәртәбә шаккатырды – әни башлаган шәл читен кулына алып: “Бу бизәкне хәзер һаман кулланалар, ә бит аны минем әни алып кайтты, Оренбургка апасы янына кунакка баргач, мин тагын бер бизәк беләм, анысын әле минем әни генә бәйли”, – диде. Әни, бик нык кызыксынып: “Нинди бизәк икән ул, яле, күрсәтә аласыңмы?” – диюгә, Ания: “Апа, сезнең запас энәләр бармы?” – дип, ике энә сорап алды. Менә нинди була икән ул чын оста! Кулларына, бармакларына күз иярми. Күрше апаларның авызлары ачылып катты. Бу бизәкне хәзер ылыс ботагы дип атыйлар, ул чагында ничек атаганнардыр, белмим, ифрат катлаулы, искиткеч матур үрнәк.

Иртән, Анияне озатканда, әни, бик тә үз итеп кочаклап: “Кызым, икенче килгәндә әниеңне дә алып кил әле, бик күрәсем килә үзен, мондый баланы нинди апа үстерә икән?” – диде. Ания, бик читенсенеп: “Белмим шул, апай” – дип миңа күтәрелеп карады да, кып-кызыл булып янып чыкты. Мин белә идем инде аның шундый чибәр, булган әнисе өчен нигә оялуын. Авыр бу өлешне сөйләве. Аниянең әнисен авылларында “сөйрәлчек”, “себерке” дип атыйлар, аңа исеме белән бик сирәк кеше эндәшә, чөнки ул елларда иргә чыкмыйча 17 яшьтән бала табу коточкыч хурлык санала иде. Ания дөньяга шулай килгән. Авылдашлары уйлавынча, колхоз рәисе малае, хәзерге вакытта укытучы булып эшләүче, дустым Ләләнең әтисе – Аниянең дә әтисе, имеш. Ләкин ул ир дә, Аниянең әнисе дә бу хәбәрне катгый кире каксалар да, Ания белән Ләлә арасындагы охшашлык күзгә бәрелеп тора. Икесе дә алдынгы укучылар, икесе дә шомырт кара күзле чибәрләр, ул гына да түгел, Аниянең чәче нәкъ теге ирнеке кебек: каты, “керпе” чәч. Кыскасы, кызлар бер ата балалары. Кызның ялгыз канат астында үсүендә ирнең әтисе – колхоз рәисенең роле зур, нечкәлекләрен сөйләп тормыйм. Эшнең катлаулыгы шунда, Галия апаның әнисе кызының авырга узуын бик соң белә һәм кызын туачак баланың әтисенә кияүгә бирергә никадәр генә тырышса да, егетнең әтисе – колхоз рәисенең каты бәгырен эретә алмый. Кызын – Галиясен ничек мыскыллауларын ишеткән, сызланган ана озакка чыдамый, 45 яшендә, оныгы Аниягә 6 яшь тулганда йөрәк чиреннән үлеп китә. Ә әтисе умартачы урманыннан бөтенләй кайтмый башлый. Кыскасы, тулы бер гаилә фаҗига аша үтеп, таркала.

Мин Ания белән танышканда бу вакыйгаларның үтә катлауланган, хәтәр төс алган чагы иде. Аниянең әнисе Галия апа башта кыр эшләрендә эшләсә, соңга таба курслар тәмамлап, кибетче булып эшли башлый. Бу – товарга кытлык, кибетчегә һәрчак ялыныч төшә торган еллар. Кибеткә сирәк кенә булса да алтын йөзек, алкалар, матайлар кайта. Артында “себерке”, “фахишә” дип мыскыл итсәләр дә, авылда аның бер – алдына, биш артына төшәләр.

Моңарчы күз өстендә каш булып яшәгән укытучы хатыны авыр хәлдә кала: ире Ниязның (Аниянең әтисе саналган ирнең) мотоцикл аласы килә икән. Рәислектән төшеп, авыл җирлеге башлыгы булып калган әти кеше дә әллә ни кыра алмый. Исемлек белән кайткан техника белгечләрдән артмый, ә исемлеккә колхозда эшләгән белгечләр, алдынгылар гына кертелә. Кибеткә мотоцикл кайта. Ул вакытта хәтта гади галош та йомырка тапшырган кешеләргә генә сатыла иде, хәлнең катлаулылыгын шуннан чамалагыз инде. Биш гаиләнең мотоцикл гына түгел, машина алырлык акчасы була. Күптән көтелгән мотоцикл кайту хәбәре авылга секунды белән таралгач, кибеткә Нияз да килә. Сельпо рәисе дә шунда, алар кибетче белән алдан килешкән булалар. Ыжгырып торган 12 ир кибетчегә мотоциклны алырга теләүләрен әйтәләр. Ә ул, исе китмәгән кыяфәттә генә: “Мотоциклның иясе бар, кайтканда ук исеме билгеле иде, район базасында вакытта ук акчасын түләгәннәр, таралыгыз”, – ди. Ирләр, әлбәттә, ышанмый: акча анда ук түләнгән булса, нинди ир монда кайтарганнарын көтеп ятсын, шунда ук атланып кайтып китә ул! Ә өч көннән мотоцикл Ниязның ишегалдына кайта. Шуннан авылда чыш-пыш китә: имеш, Нияз белән Галия арасында яшьлек мәхәббәте яңарган, алар кичләрен аулакта очрашалар икән.

Галия апаның безнең өйгә беренче мәртәбә килгән көнен мин бүген дә хәтерлим. Ул чакта алар әни белән бик якын дусларга әйләнгәннәр иде инде. Авыр юшкын калдырган беренче вакыйга болай булды. Ирексездән, әни белән Галия апаның шушы темага сөйләшүләрен ишетергә туры килде. Мин бүлмәгә качып, дус егеттән килгән хатны укып утыра идем. Алар мине күрмичә өйалды идәненә утырып, сөйләшә башладылар.

– Фәрхиямал апа, син инде мине бик гаеплисеңдер, син бит ялгызың җиде бала үстердең, яхшы даның районга таралган, – диде Галия апа. – Миләүшәң белән кызым дуслашкач мин бик сөендем, ник дисәң, балама бөтен авыл кырын карый. Минем Нияздан башка бер генә иргә дә күтәрелеп караганым булмады. Аны ничек яратуымны бер Ходай гына белә. Әтисе сүзеннән уза алмады Ниязым. Минем дус кызыма өйләнде, чөнки аның әтисе күрше авылда мәктәп директоры, әнисе сельпода баш хисапчы. Ә минем әни кырчылыкта эшли, әтием умарталыкта каравылчы. Нияз белән дус кызымны район хисабына укырга җибәрделәр. Мин күз яшьләренә, хурлык-гарьлеккә чумып ялгыз калдым. Дус кызым укырга кергән елны ук авырга узып, академик ял алып кайтты, көчкә-көчкә читтән торып укып бетереп “кеше” булды. Аның да кызы туды. Ул баланы бик иркәләделәр, затлыны гына киеп, ни теләсә, шуны ашап үсте. Мин Нияз алдында кызым өчен оят булмасынга барысын да эшләдем. Әллә ниләр алып кидертә алмасам да, эшкә өйрәттем. Һәрьяклап белемле итәргә тырыштым. Күп укыды, бәйләргә, чигәргә, аш-суга бик остарды, гөлләр, маллар ярата, яхшы укый, тәртипле. Ләкин шушыларга карамастан, мин – “себерке”, кызым “уйнаш бәрәне” дигәнне ишетеп яшәдек. Кызыма бик авыр булды. Ул үзенең кем кызы икәнен белеп үсте, яшермәдем. Ниязның аңа бер генә мәртәбә дә кызым дип дәшкәне булмады. Кызым аны, аның хатынын, әтисен күрәлмый, аларга нык нәфрәтле. Тик кызлары Ләлә белән дус яши, кан тарта, күрәсең. Мин үлеп яраткан Ниязны кызым үтерергә әзер.

Мин соңгы сүзләргә артык игътибар итмәдем, аннан самавыр кайнап чыкты да, әни белән Галия апа өйгә кереп киттеләр.

Бер очрашуыбызда Ания:

– Миләүшә, син атлар турында күп беләсең, әйт әле, корт чагудан үләме алар? – дип сорады.

– Үлә, билгеле. Ат бик зур гәүдәле булса да, иң нәзберек хайван. Ул аз гына никотиннан, төрле агудан да үлә. Атларда үт куыгы юк. 10 корт чакса, күп ат чыдамый – үлә.

– Син беләсеңме, әни белән Нияз абый умартачылыкта очрашалар икән. Төнлә яки кич белән.

– Кич, төнлә кортлар йоклый. Алар кояш яктысында һөҗүм итәләр, бабаң гел умарталыкта, аны гына беләсеңдер инде!

Аниянең нигә болай сорашуын аңламадым. Ә ул өстенә-өстенә сорау яудырды.

– Кешене ничә бал корты үтерә ала?

– Төрлечә инде. Кайбер кешене күч сырып алып та чакмаска мөмкин. Әгәр чәбәләнеп, кортларны ярсытмаса.

Ә менә киеменә ярсыткыч исле әйбер сипсә, умарталыкка килергә ярамый. Алар одеколон, аракы исен яратмый. Аннан соң кортларны бер җиргә җыяр өчен, күч аерганда махсус сиптергеч кулланалар. Шул чит кешенең киеменә эләксә, аны кортлар сарып ала, ә теге кеше кортларның ник үзенә ябышканын белмичә, чәбәләнә башлый. Шуннан кортлар котыралар, агу исенә бүтән кортлар килә. Меңләгән корт чакса, кеше инде берничек тә исән кала алмый.

Бу сөйләшүдән соң Аниянең бабасы эшләгән умарталыкта коточкыч вакыйга булган. Нияз абыйны кемдер өеннән чакырып чыгарып: “Умарталыкка килергә куштылар”, – дигән. Ул чыгып киткән. Умарталыкта Ания белән бабасы гына булган. “Ник чакырдыгыз?” – дигәч, бабай кеше нык гаҗәпләнеп, беркемне чакырмавын әйткән. Шулай да бергә утырып чәй эчкәннәр, тегесен-монысын сөйләшкәннәр.

“Пычранган иде, чистарттым!” – дип, Ания кайтырга кузгалган Ниязга костюмын сузган. Сукмакта Нияз абыйны кортлар сара башлаган. Куркуга төшкән ир бәргәләнергә, суккаланырга тотынган. Аннан кортлар һөҗүменнән аңын җуеп егылган һәм өч сәгатьтән үлгән.

Галия апа белән Ания авылны ташлап киттеләр. Аларны беркем дә Нияз абый үлемендә гаепләмәде. Еллар үтте. Ания зур сырхауханәдә врач булып эшли башлады. Шул елдан соң хәбәрләшкән юк иде, бервакыт күзгә-күз очраштык. Иң сәере – миңа операцияне ул ясаячагы ачыкланды. Мине: “Бу врачка эләккәч, бәхет инде, ул меңләгән хатын-кызны үлемнән алып калды, куллары алтын”, – дип тынычландырдылар. Операция булмады, йөрәк тә начар икән наркоз өчен, кан басымы да һич төшми, иң авыры – күңел тартмый. Ания мине кабинетына чакырып, чәй белән сыйлады. Мин аңа бер генә сорау бирдем:

– Нияз абый синең эшме?

– Юк, минем катнашым юк анда, әнинең, минем күз яшьләрем, әбинең үлеме, без күргән хурлыклар өчен аны Алла хөкем итте! – диде, боздай тавыш белән.

Шулайдыр, тик күңелдә авыр юшкын. Аниянең күзендәге әрнү, газап, сызлану күңелемнән китми. Авыр гөнаһ белән яшәү нинди зур газаптыр кешегә…

 

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.Татарстан яшьләре

Бәйле