Бүген Фирдүс Тямаевның Инстаграм челтәрендәге битендә бәхәс чыгуын язган идек. «Авыл халкы турында уйламыйсыз, авылларга концерт куярга килмисез» дип шелтә белдергән тамашачыларына җырчы «Чакыра белмисез. Авылга барсаң, райондагы кебек 10-15 процент аренда алалар – бөтенләй аздылар» дип җаваплады.

Күп тә үтмәде интернетта чираттагы шау-шу купты. Бу юлы Фирдүс Тямаев Алсу Әбелханованы үпкән фото урнаштырып, аска: «Мин точно беләм, бу фотога әйбәт комментарийлар булмаячак!» дип язды. «Ә бит ул минем 3-юродная сестра!» дип тә өстәде.

Фото төрле комментарийлар җыйган. «Зазвездился… Бу элекеге Фирдүс түгел… Гайрәтем чикте… Элек яратып концертына йөри идек, хәзер барасы да килми» дип язучылар да бар.

Сүз уңаеннан, бу хикмәтле фотоны Инстаграмына Алсу Әбелханова да урнаштырган. Ләкин аны-моны язмаган, «Киттек без» дигән сүзләр белән генә чикләнгән.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Киттек без! @firdustamaev_official #алсуабульханова#тямаев#уфа#уфаюллары#гузалия#сольник#гузалияжыры

Публикация от Алсу Абульханова❤️ (@alsuabulhanovaartist)

Бәйле