Балтач районы халкы хафада. Биредә яшәүчеләр инде икенче ай ут йотып яши. Көшкәтбаш авылында А гепатиты – “сары авыруы” дигән чир табылган. А гепатиты – медицинада “пычрак куллар” авыруы дип йөртелә. Көшкәтбашлылар бүген бер-берсе белән күрешергә, очрашырга курка.
“Татар-информ” хәбәрчесе әлеге инфекциянең ни дәрәҗәдә таралуын белеште һәм авыруның билгеләрен ачыклады.
Баш табиб: “Көшкәтбашта – күп, Саснада — бер”
– Яшереп булмый, районда А гепатиты белән авыручылар бар, — диде Балтач районы үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев. – Әмма аларның саны күп түгел. Бер дистәгә җыеладыр. Көшкәтбашта күбрәк, Сасна дигән авылда бер очрак табылды. Аларның яртысы инде дәваланып өйләренә кайтты. Иң мөһиме – авыру җиңелчә һәм уртача формада уза. Профилактика эшләре план нигезендә алып барыла.
Баш табиб сүзләренчә, пациентлар Саба районара йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана.
– Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белгечләр килде. Алар белән килешенгән тәртиптә эшлибез. Авылларда көн саен һәр йортка кереп, кешеләрнең хәлләрен беләбез. Бу авыру «пычрак куллар авыруы» дип атала. Әгәр гаиләңдә өч кеше бу авыруга дучар булса да, син кулларыңны юып торасың икән, авыру иярми. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк, шул гына. Авыруның ничек башлануы турында сөйләсәм, бер лекция вакытын алыр. Кеше саргая башлый – төп үзенчәлеге шул, — диде баш табиб.
Газинур Дәүлиев сүзләренчә, авырулар фельдшерга да, район хастаханәсенә дә мөрәҗәгать итә. Шулай ук көнлек “обход” вакытында ачыкланган очраклар да бар.
— Районда инфекционист һәм эпидемиологлар эшли. Поликлиника базасында олыларга да, балаларга да җитәрлек вакцина бар. Белгечләр кирәк санаган һәркемгә вакцина ясалды, — диде ул.
“32 ел эшләп, бу хәлне беренче күрүем”
Көшкәтбаш авылы фельдшеры Резеда Шаһиева сүзләренчә, А гепатитының беренче билгеләре салкын тиюгә охшаш.
– Авылда 32 ел фельдшер булып эшлим, мондый хәл күргәнем юк иде, — диде фельдшер “Татар-информ”га. – Авыручылар иң элек миңа түгел, поликлиникага барган. Барысында да башлангыч билгеләр бер үк – салкын тиюгә охшаш. Тикшерә торгач, моның А гепатиты икәне ачыкланды. Авылда авыруның нидән чыкканын белмибез, эпидемиологлар сәбәпләрен эзли.
“10 очрак: 2се ир-ат, 1 бала, калганнары хатын-кызлар”
Фельдшер сүзләренчә, Көшкәтбаш авылында бүгенгә авыруның 10 очрагы теркәлгән. Шуның 2се ир-атларда, 7 очрак хатын-кызларда ачыкланган. “Сары авыру”ына бакчага йөрүче 5 яшьлек бала да дучар булган.
– Авылда көн саен “обход” ясыйбыз. Менә әле дә урамда мин. Ярдәмгә дип, башка авыл фельдшерларын да беркеттеләр. Көн саен йорттан-йортка кереп, авылдашларның тән температурасын үлчибез, тәннәрен карыйбыз. Авыруны кисәтү һәм профилактика чаралары турында кулланмалар таратып чыктык.
“Карбыз, кавынны хәзер сабынлап юа башладык”
Резеда Шаһиева сүзләренчә, авылда авыру учаклары табылгач, кеше сагаеп калган.
– Элек кавын-карбызны суда гына чылатып ала идек. Хәзер куркабыз, сабынлап юарга өйрәндек, — ди ул.
Авыруның билгеләре нинди?
Фельдшер сүзләренчә, А гепатитына дучар булган кешенең тән температурасы күтәрелә. Авыруның беренче билгеләре салкын тиюгә охшаш. Соңрак эче авырта, коса башлый. Болары – авыруның күзгә күренми торган билгеләре. Аннан соң исә күзнең агы, тән саргая башлый. Бу стадиягә җиткәч, авыру бер кешедән икенче кешегә күчми.
“Бакча балалары да кул юарга өйрәнеп бетте”
– Көн саен иртән балалар бакчасы һәм мәктәпкә дә керәм. Температурасы күтәрелгән бала күрсәк, шундук йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрәбез. Хәзер инде балалар да кул юарга өйрәнеп бетте. Кулларын юып килгәч, ашарга утырыр алдыннан урындыкны да алып куймыйча, тәрбиячеләренә эндәшәләр, — ди фельдшер.
“Ир-атларга бер-берсе белән күрешмәскә куштык”
Резеда Шаһиева сүзләренчә, авыл халкында азмы-күпме курку бар.
– Ир-атларга бер-берсе белән күрешмәскә куштык. Коръән ашларына барсагыз да, күрешүдән тыелыгыз, сәдака тараткач, кулларыгызны аерым салфеткага сөртегез, дидек. Иң хәерлесе, мондый вакытта ашлар үткәрмичә тору. Әбиләр үпкәләр дә бәлки, әмма эпидемия узмыйча, Өлкәннәр көне уңаеннан “Әбиләр чәе” мәҗлесе уздырмыйбыз”, — диде фельдшер.
“Бакчадан эче авыртып кайтты”
5 яшьлек С. — Көшкәтбашта “сары авыруы”на дучар булган бердәнбер бала. “Татар-информ” хәбәрчесе аның әбисе белән аралашты.
– Оныгым бакчадан хәлсезләнеп, эче авыртып кайтты. Беренче көнне шулай авырды, икенче көнне бәвеле саргайды. Аннан соң хастаханәгә алып киттеләр. “Салкын тигәндер, йә булмаса, берәр нәрсә ашап агулангандыр”, дип уйладым. Башка сыймаслык хәл бит. “Җил бәрдеме, нәрсә ашадың, юка киенеп, эчеңә салкын тидердеңме икән?” дип хафаландык. “Сары авыруы” дигәч, коелып төштем. Күргән нәрсәбез түгел, гаиләбездә беребез дә авырмады. Балачакта да белмәдек бу авыруны. Ишеткән генә бар иде”, — диде Р. ханым.
Әбисе сүзләренчә, нәни С. Саба районара йогышлы авырулар хастаханәсендә ике атна дәваланып кайткан.
– Хәзер кәефе әйбәт, ашый-эчә. Көнгә ике төрле дару эчеп торырга кушканнар. Менә дүшәмбе көнне анализлар бирәсе бар, шуны көтәбез, — диде әбисе.
Р. ханым сүзләренчә, өйләренә дезинфекция ясаганнар. Шулай ук санитарлар авылдагы һәр йортның бәдрәф һәм юынтык су базы тирәләренә хлор сипкән.
“Бавырым шеште, хәзер хәлем әйбәт”
Көшкәтбаш авылында яшәүче бер абый (исемен күрсәтмәүне үтенде — авт.) белән дә элемтәгә керде “Татар-информ” хәбәрчесе.
– Миндә гепатит дип кем әйтте соң? Төгәл диагноз юк бит әле, — дип сүз башлады ул. – Дөрес, мин әлегә Саба районара йогышлы авырулар хастаханәсендә ятам. Суык тиеп, бавырым шешеп килдем монда. Өйдә авырый башладым. Көндезләрен хәлем әйбәт иде, кичкә тән температурам 38,2гә менде. Анализлар начар булгач, монда җибәрделәр. Бер атна ятам инде. Әмма хәзер хәлем әйбәт, савыгып киләм, — диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы: «Авылда гепатит бар дигән дәлилем юк»
Авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин авылда сары авыруы таралу фактын расламады: “Авылда гепатит бар дигән дәлилем юк. Минем өстәлемдә бернинди документ та юк» диде ул. «Татар-информ» журналистын ул: “Ник минем кесә телефонына шалтыратасыз?” дип тә шелтәләде.
Автор: Чулпан ШАКИРОВА