Бәрәңге бакчасы башында, Ык ярында ике мунча гына торып калды. Берсе безнең ак мунча, ә икенчесе – күрше әбинең кара мунчасы. Башка мунчаларны ел саен котырган язгы ташулар агызып алып китте. Безнекеләрне бабайлар утырткан биниһая зур тирәкләр генә саклап калды.
Һай ул авыл мунчасының рәхәте! Эссе ләүкәдә тирләп-пешеп утырасың да, түзәр хәлең калмагач, ишекне ачып, Ыкка сикерәсең. Шул мизгелдә яңадан туган кебек буласың инде менә! Кышын хәтта бәкегә дә чумып караган бар. Ә шыксыз, яңгырлы кара көзләрдә мунча керүләрнең ләззәте?! Бөтнек-мәтрүшкәле каен себеркесе белән чабынганда бөтенләй эреп китәсең…
Башка җирдә ничектер, бездә мунча аулак өй дә әле ул. Соң, көзге пычракларда, кар-буранлы салкын кышларда кая барып сыенсын инде парлылар?! Ә ягылган мунчада җылы, рәхәт. Кипкән себеркеләрдән ямьле җәй исе аңкый – борыннарны кытыклый, җаннарны иркәли…
…Яшүсмер чакта фотография җене кагылды миңа. Бөтен авылга бер миндә генә фотоаппарат дигәнең. Көн буе фотога төшерәм дә, төн буе “кәртечкә” ясыйм. Тагын кайда булсын – шул үзебезнең мунчада инде. Аның бит бәләкәй тәрәзәсен генә каплыйсы – караңгы фотолаборатория әзер! Янәшәдә тезелешеп торган чиләк, таз, комганнарда төрледән-төрле химикатлы сулар.
Песи белән этне дә, бөтен тирә-күршеләрне дә рәттән төшерәм. Кызларны әйткән дә юк инде, ә иң күбесе – Рүзиләне. Тик үзенә генә бирмим сурәтләрен… Соң, ул шундый чибәр, ә минем фотоларда алай ук түгел. Матуррак булсын дип, аны аерым төсле тасмага төшерә башладым. Тик… төсле портрет дигәнем коточкыч бер нәрсә иде башта. Анда күк йөзе – сары, ә Рүзилә –яшел килеп чыга… Дустым Газизҗан ярдәмгә килгәч кенә эшләр җайлана башлады. Тик, сурәтләрдә Рүзиләм фотомодель кебек чыкса да, барыбер күрсәтмим әле үзенә.
– Сиңа ошамас дип куркам, – дим. – Үзең килеп ярдәм итсәң иде дә бит…
Булышырга риза бу. Тик лабораториянең мунчада икәнен белгәч… Көчкә аңлаттым.
– Соң, – мәйтәм – төсле фото ясау шундый катлаулы, озак – хәтта Газизҗан белән дә өлгерә алмыйбыз. Дустың Равилә белән килеп булышсагыз гына инде.
Шуннан китте эшләр хутка, мунча – лаборатория дә, аулак өй дә. Ә фотоларыбыз чыннан да ”супер” була башлады, бер өлешен газетада да бастырдык әле.
Ә бер тапкыр… безнең мунча ишеген терәтеп киткәннәр. Ярдәм сорап кычкырсаң – уңайсыз. Хәер, барыбер ишетмәсләр иде – өйләр бик ерак. Мунча тәрәзәсе дә бәләкәй – Газизҗан белән без сыярлык түгел. Тал чыбыктай нечкә Рүзилә булмаса – мунчада төн кунасы идек ( кызларның әти-әнисе ни әйткән булыр иде ул чакта?!)
Беләм инде – шул күрше Илдарның гына этлеге бу! 43ле итек эзләре дә – аныкы, махорка төпчеге дә (тирә-юньдә ул гына тарта аны). Әнисе белән генә яши ул. Атна саен күрше әбинең мунчасын ягып керәләр – шуңа да тыкрыкта еш очрап тора иде. Беркем белән дә якыннан аралашмый Илдар, без дә арабызга алырга атлыгып тормыйбыз үзен – шуңа ачуы килдеме икән әллә?..
Инде ул вакыйга онытылып бетә язган иде. Казанда укыганда авылга еш кайттым – шул авыл мунчасын яратканга инде. Шулай бервакыт кичен мунчадан чыктым да Ыкка багып хозурланып торам. Бермәлне аяк тавышларын ишетеп борылып карасам – тыкрыктан икәү килә. Озын буйлы Илдарны караңгы булса да танымый мөмкин түгел, икенчесе – хатын-кыз. Килделәр дә аулак өйгә, әй лә – кара мунчага кереп киттеләр. Кара, өйләнгәнен ишеткән юк бит әле. Тукта, мәйтәм, сиңа бурычны кайтарырга җай чыкты түгелме соң?
Ишекләрен терәтеп куйдым да өйгә кайтып киттем… Чәйләр эчеп кире килгәндә ишекне каерып ачарга маташалар болар – тик ярдәм сорап кычкырмыйлар.
– Чыгып булмыймы әллә, Илдар? – дим, берни булмагандай тыныч кына.
– Кемдер бикләп киткән, ач әле, –ди бу.
– Кем дип уйлыйсың? – мәйтәм… – Бәлки сиңа бурычларын кайтаручылардыр.
Тынлык урнашты. Бераздан :
– Гафу ит, зинһар! – ди. – Ач инде… югыйсә, әниләр белсә…
Белсәләр, гадәттә, икенче көнне үк кызларын егет йортына китереп куялар бездә – шул гына.
Мунча эчендәге кыз елый ук башлады. Ачтым. Төн кызы шәлен бөркәнеп, йөгерә-атлый китеп барды – танымадым.
Бу хәлләргә бик күп вакыт үтте. Үткән җәйдә дә кайттым авылга. Авыл башында автобустан минем белән тагын бер Казан егете дә төшеп калды. Танымыйм, тик кемгәдер охшатам үзен. …Күршем Илдарның егет чагы – суйган да каплаган.
Җаен туры китереп бу турыда Илдарның үзеннән сорадым.
– Их, күрше, – ди бу. Әгәр теге вакытта мунча ишеген ачмаган булсаң?! Бәлки мин дә шул кыз белән башкалар кебек гаилә корып яшәгән булыр идем. Ә болай… Мунчадагы мәхәббәт җимешем – улым чит кешегә “әти” дип эндәшә – шунысы өзә үзәкне!
Аңламассың бу дөньяны… Кайчак “кешегә начарлык кылмыйм инде” дигән ният белән эш итәсең. Ә синең ул гамәлең шул кешенең бөтен тормышын астын-өскә китерә.
Р.ХУҖИ, Казан. Татарстан яшьләре