“Сарык бәрәне түгел бит ул сиңа, авырый дип кешене чалып атып булмый”[гыйбрәтле язмыш]

-- Алина

Әниебез эшендә имгәнде дә, озак еллар урын өстендә ятарга мәҗбүр булды. Бер хәрәкәтсез ята торгач тире-сөяккә калды, тәне тишелергә тотынды. Апам белән миңа игътибар бөтенләй бетте. Әни авыру сәбәпле безне сөя алмаса, әти – тап-таза ир, ни өчендер безне дә, әнине дә күрмәмешкә салышты. Бер өйдә яшәсәк тә, безнең белән утырып та ашамады, берәр тәм-том, уенчык алып кайтканын да хәтерләмим. Әнине әбиебез карашты. Әти көннәр буе өйдә күренми, өстәвенә кичләрен дә чыгып югала торган иде.

Шулай берсендә уеннан кайтып керсәм, әти кызып-кызып әбигә нәрсәдер аңлата. Аерым ишетелгән сүзләреннән шуны аңладым: әтине әнинең урын өстендә ятуы туйдырган икән! “Сарык бәрәне түгел бит ул сиңа, авырый дип чалып атып булмый”, – дип әбиемнең әрнеп кычкырганын ишетеп, тизрәк чыгып киттем. Бу сөйләшү өй эчендә барганлыктан, бичара әнием дә әлеге сүзләрне ишетеп яткандыр дип уйлыйм.

Әтине күрәлмас дәрәҗәгә җиттем. Ул капка ачып кайтып керсә, бөтен кәеф кырыла, ул китсә, миннән дә бәхетле кеше юк. Аның гына исе китмәде, ахры. Әни янына килеп йөрүче әби белән бәхәсләшүдән туктамады.

Озакламый әтинең авылдагы Дания апа белән йөрүе турында сүзләр ишетелә башлады. Алар моңарчы да гел очрашканнар икән, ә инде имеш-мимешләр халык арасында таралгач, оятларын бөтенләй югалттылар – ачыктан-ачык очраша башладылар. Ул хатын өебезгә килеп, сыерлар савып, өйләр җыештырып йөри башлагач, минем сабыр канатларым сынды. Әни исән була торып, оятсызланып өебез түренә үтеп керә барган бу хатынны берничек тә туктата алмавымны белүдән дә авыры юк иде.

Бераздан әни үлде. Шуны гына көткән кебек, Дания апа бездә торып калды. Юк, җүнле тормыш күрсәтмәде ул безгә. Әтигә гел безне яманлап, бөтенләй араларны бозып бетерде. Иртән аның акырган тавышына уянып китәр идек. Ашарга өстәл янына килеп утырсак: “Әрәм-тамаклар!” – дип тирги-тирги тәлинкәләргә ризыкны эткә аткан кебек кенә атар иде. Йорттагы бөтен эшне без – балалар эшләдек. Ә ул апа матур итеп киенеп, кунактан кунакка гына йөрде. Хәтта кешеләр янында гына булса да безне яратмавын яшермәде, ачыктан-ачык каһәрләрен яудырды. Бер дә юкка кыйнап тилмертте.

Мин армия хезмәтендә вакытта апам кияүгә чыкты. Ләкин тиздән иреннән аерылып, кире туган йортка әйләнеп кайткан. Аның өстәмә йөк белән кайтканын сизеп (апамның дүрт айлык авыры булган), үги ана әтиемне котыртып, апамны бик каты кыйнаткан. Аннары имгәнеп беткән килеш аны әти белән төнлә бер карчык янына авырын төшерергә китереп атканнар. Теге имансыз карчык орчык белән апаны газаплап бетергән. Өч көн үткәч кенә ярымүле апамны әбием табып алган. Ләкин ул инде тернәкләнә алмаган. Шулай итеп, кансыз үги ана аркасында бердәнбер туганымны да югалттым.

Мин армия хезмәтеннән өйгә кайтмадым. Ул вакыйгаларга күп еллар үтсә дә, әти белән үги ананың вафатына да карамастан, авылга кайтырга йөрәгем җитми. Өйдә хатын белән ачуланышып, ул китәм дип әйберләрен җыя башлау белән, шушы вакыйганы сөйлим, балаларыбызны үги итмик дип ялварам. Теләсә-нинди гаепне үз өстемә алырга да ризамын, гаиләм генә таркалмасын да, улларым гына үгиләр кулына калмасын! Һәр балага үз әти-әнисе белән яшәргә язсын!

Ранил САБИРОВ, Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий