«Кешене кеше курә алмый» — Гөлназ Асаева борчулы пост урнаштыра

-- Лэйсирэ

Гөлназ Асаева үзенең инстаграм аккаунтында үзенчәлекле пост чыгарган. Ул татар-башкорт сәнгатенең сүнүенә, халык җырларының онытылуына, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең начарлануына борчыла.

Интернетчылар арасында әлеге постның Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей конфликтына бәйле урнаштырылуын фаразлаучылар да бар. Берсе хәтта «Инде син дә шуны язсаң, инстаграм битеңә бүтән язылмый идем» диюче дә бар.

«Вәт замана… Кешене кеше курә алмый, дуслар дошманлаша, татар-башкорт сәнгате сүнгәннән сүнә, сәнгатебезне әллә нәрсәгә әйләндереп баралар тугелме? Без яшьләргә татар-башкорт сәнгатен күтәрер өчен барлык көчебезне салырга кирәк. Без дә бит гел яшь булып тормабыз… Акча артыннан кумыйк, сәнгатебезне күтәрү ягын карыйк», дип яза Гөлназ.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Вэт Замана… Кешене кеше курэ алмый,дуслар дошманнаша,татар-Башкорт сэнгэте сунгэннэн сунэ,сэнгэтебезне эллэ нэрсэгэ эйлэндереп баралар тугелме? Без яшьлэргэ татар-Башкорт сэнгэтен кутэрер очен барлык кочебезне салырга кирэк,узебезнен телебезне,горуф гадэтлэребезне саклап,халык жырларын онытмыйча,олы яшьтэге шэхеслэребезгэ хормэт курсэтеп яшэргэ кирэк дип уйлыйм.. Без дэ бит гел яшь булып тормасбыз,олыгаеп,яшьлэр каршы эндэшэ башласа-бик кыен булыр…Акча артыннан кумыйк,сэнгэтебезне кутэру ягын карыйк?? #гульназасаева

Публикация от Гульназ Асаева? (@asaeva_official)

Фото asaeva_official аккаунтыннан алынды

Бәйле